Паспорт алдылар

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Паспорт алдылар

Россия көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия”челәре Арча Мәдәният йортында “Без – Россия гражданнары” дигән тантаналы чара оештырды. Анда 14 яшен тутырган бер төркем егетләр һәм кызларга Россия гражданнары паспорты тапшырылды.

Паспорт тарихы кайчан башланган һәм төп документ буларак Россия гражданины паспорты кайчан барлыкка килгән? Бу хакта күпләрнең уйланып караганы юктыр. Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Юлия Ибраһимова кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып үтте.

Бу көнне кулларына паспорт алган егетләр һәм кызлар өчен әлеге чара чын бәйрәмгә әверелде. Яннарында алар өчен горурланып утырган әти–әниләре, укытучылары, дуслары. Яшь талантлар Инсаф Гаптелбәров белән Илзирә Сираҗиева башкарган җырлар да аларга бүләк булып яңгырады.

– Безнең тормышыбыз, ирегебез, хокукларыбыз дәүләт тарафыннан сак- лана. Моны илебезнең төп законы – Конституция тәэмин итә. Бүген кулларыгызга паспорт алып, сез Россиянең тулы хокуклы гражданнары буласыз. Илебез, әти–әниләрегез, укытучылар ышанычын акларсыз дип өметләнәбез, – диделәр алып баручылар.

Тантаналы минутлар җитте. Кайчан кулга паспорт алырбыз икән дип дулкынланып, ашкынып утырган егетләр һәм кызларга җан керде. Россия Федерациясе гражданины шәхесен танытучы документны тапшыру өчен сүз районның Шәрәфле гражданины Илдус Сәгъдиевка, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахмановка, миграция мәсьәләләре буенча идарә бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Йосыповка, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдиновка, “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильинага, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовка бирелде.

– Кеше гомерендә документлар күп була. Монысы иң кирәклесе һәм мөһиме. Кадерләп, саклап тотыгыз. Илебез, республикабызга файда китерегез. Районыбыз горурлана торган гражданнар булыгыз! – диде Тәлгать Җәләлетдинов.

– Паспорт сезгә Россия көнен билгеләп үткән көнне бирелә. Горур яңгырый, – дип кушылды Ильяс Габделгазизов.

– Бүгеннән сезнең хокуклар гына түгел, бурычлар да барлыкка килә. Бу сезгә зур җаваплылык йөкли. Һәрвакыт чын кеше булып калыгыз, – диде бишенче гимназиянең сыйныф җитәкчесе Гөлнара Әхмәтханова.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International