Авызың пешсә, өреп кабасың

2017 елның 30 июне, җомга

Узган атнада Арчада Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан яңадан “Тоннель” операциясе үткәрелде. Бу юлы балаларны йөртү буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган транспорт белән идарә итүчеләр игътибар үзәгендә булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге җидедә Арчаның икенче мәктәбе янына балалар бакчасына илтүче юл кырыена килеп баскан иде инде. Әлеге операциядә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә участок инспекторлары да катнашты.

– Кайбер ата–аналар балаларын махсус тотып торучы җайланмасыз яки куркынычсызлык каешын тактырмыйча йөртә. Салонда шундый җайланма булган очракта да, бала алгы утыргычта утыра. Хәтта куркынычсызлык каешы да такмаган була. Бу ата–ананың баласы язмышына битарафлыгын күрсәтә. Юл һәлакәте куркынычы килеп туган очракта баланы шул җайланма саклап калуын онытмасыннар иде, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

 Балаларны ашыга–ашыга балалар бакчасына китергән вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре Арчаның тугызынчы балалар бакчасы янына да килеп басты. Биредә дә бөтен машинаны туктатып, салонда махсус җайланма барлыгын тикшерделәр.

Ата–аналар белән аралашканда шуңа игътибар иттек, барысы да бу җайланманың кирәклеген һәм аның машина салонында төп урынны алып торырга тиешлеген аңлый. Тик кайберләре сансызлык күрсәтә. Алар махсус җайланманың ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен түгел, ә үз балалары өчен кирәклеген онытмасыннар иде.

– Игезәк балаларны йөртәм мин. Салонда икесенә дә махсус җайланма бар. Ансыз бер баланы да утыртмыйм, – ди Рамил Рәхимҗанов.

– Өч балам бар. Икесе мәктәптә укый, кечкенәсе Эмилияне бакчага китерәм. Җайланма бик уңай, – диде Дилә Бәйрәмова да.

– Өч балам бар. Икесе зурлар инде, 23, 25 яшь. Ул чакта мондый җайланмалар булмагандыр да, – диде Илһам Мәннанов. – Кечкенәсенә өч яшь кенә әле. Шундый саклык чарасыннан ничек файдаланмыйсың?

Ә менә файдаланмаучылар да бар икән шул. Бер сәгать эчендә ике урында гына да 10 кешегә беркетмә төзелде. Шуның нигезендә аларга 3000 сум (20 көн эчендә түләсәләр 1500 сум) штраф салынды.

– Юк, утыртып булмый бит җайланмага. Төшә дә китә, – дип акланды берсе.

– Монда гына яшибез, шуңа утыртып тормаган идем, – диде икенчесе арткы утыргычтагы җайланмага күрсәтеп.

Авызың пешсә, өреп кабасың, диләр. Бәлки, бу көнге кисәтүләрдән сабак алырлар.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International