Решение от 11.12.2019 №291 "О Правилах предоставления субвенций из бюджета Арского муниципального района бюджетам сельских поселений на реализацию полномочий по осуществлению первичного воинского учета на территориях, на которых отсутствуют военные комиссариаты"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Советы КАРАР БИРДЕ:

 

1. Хәрби комиссариатлары булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны тормышка ашыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен Арча муниципаль районы бюджетыннан авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр бирү Кагыйдәләрен расларга.

2. Әлеге Карар нигезләмәләре 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджетлардан башлап бюджет төзегәндә, раслаганда һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

         4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                     И. Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 50.0 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International