Постановление от 08.04.2022 №252 "«2022 елга Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмалары тарафыннан халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында» Арча районы Башкарма комитетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1654 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1654 номерлы карарына  карата Арча районы прокуратурасының 2022 елның 29 мартындагы 02-08-02/2022 номерлы дәгъвасы нигезендә, Россия Федерациясе Граждан кодексының 156 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга яраклаштырып, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2022 елга Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмалары тарафыннан халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында» Арча районы Башкарма комитетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1654 номерлы карарының 1 нче кушымтасына үзгәрешләр кертергә һәм аны яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны «Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре» («Арский вестник») газетасында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталына (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы  И.Ә.Кадыйровка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе  

вазыйфаларын башкаручы                                                          И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.84 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International