Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 23 майда язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Аю” ширкәтеннән Вәгыйз Каюмовка, “Төрнәле-Пошалым” ширкәтеннән Фәргать Мифтаховка, “Ашыт” ширкәтеннән Илгиз Галәветдиновка, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Азат Кәрамовка, “Ташкичүдән” Айрат Шаһидуллинга, “Заря” ширкәтеннән Рамил Шакировка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.