“Нечкәбил”ләр шатлык бүләк итте

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

“Нечкәбил”ләр шатлык бүләк итте

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Матурлык һәм шатлык көне” узды. Бу мизгелләрне балаларга һәм аларның әти-әниләренә чараны оештыручылар — Арча районы буенча “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Мортазина һәм быел район данын яклап “Нечкәбил”дә катнашучы Раушания Закирова бүләк итте.

“Нечкәбил” конкурсы кысаларында узучы бәйрәм чарасын оештыручылар әлеге гүзәл ханымнар булса да, тирә-юньнәрендә ярдәм итүче нык команда булмаса, моны башкарып чыга алмаслар иде.

Бу көнне үзәктә бәйрәм рухы гөрләде. Балалар төрле уеннарда катнашты, аниматор белән “Фиксики”лар булып уйнадылар, “Сабын куыклары” шоуында, пластилин-камырдан төрле эшләнмәләр ясап рәхәтләнделәр.

Аерым бүлмәдә әниләр өчен дә күңелле күренешләр булды — алар бизәнү, киенү серләренә төшенде, психологик тест узды, психолог белән әңгәмә корды, Венера Моисееваның мода студиясендә тегелгән күз явын алырлык күлмәкләрне күрү бәхетенә ирештеләр. Тагын да күңеллесе — төрле елларда “Нечкәбил”дә катнашкан райондашларыбыз белән әңгәмә кору булды. Ахырдан һәммәсе бергәләп “Нечкәбил” торты белән чәй эчтеләр.

Зилә белән Раушания чараны оештыруда көч куйган Алинә Шиһабиева, Ризәлә Кашафетдинова, Ләйсән Яруллина, Венера Моисеева, Гөлнара Сабирова, Йолдыз Хәкимова, Альмира Кәримова, Камилә, Данил Закировларга рәхмәтләрен җиткерде. Ә иң мөһиме — бәйрәм өчен аларга балалар рәхмәтле. Бәйрәм һәркем күңелендә якты мизгелләр генә калдырды.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International