Онытылмас бу көн!

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Онытылмас бу көн!

Беренче сентябрь алдыннан һәркем балалар бәхетенә бу көн матур булса иде, дип теләде. Бергәләп теләгән теләкләр рас килә ул. Нинди генә көн әле! Балалар, укытучылар, ата–аналар белән, гүя, табигать тә сөенә иде.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арчада булганда район мәктәпләренең яңа уку елына әйбәт әзерлектә булуларын билгеләп үткән иде. Аларның күбесе яңа, ныклап төзекләндерелгәннәре дә яңалардан калышмый. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Белем көнендә Арчаның 2нче урта мәктәбендә булды. Ул да мәктәпнең укучыларны тулы әзерлек белән каршы алуын билгеләп үтте.

Белем көненә багышланган тантаналы линейкада мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина укучыларның узган уку елында ирешкән уңышларын барлап үтте. Республика олимпиадаларында ике укучы призлы урыннар алган, бер укучы җиңүче булган. Чыгарылыш сыйныф укучысы Адилә Фазылҗанова бердәм дәүләт имтиханында рус теле буенча 100 балл җыйды. Уку алдынгысы, спортчы Фәнүзә Сәләхова хөрмәтенә Йолдызлар аллеясында йолдыз кабынды. Вокалистка Зарина Никитина һәм “РозалИс” ансамбле республика конкурсларында уңышлы чыгыш ясыйлар. “Ритм” барабанчылар ансамбле – мәктәпнең горурлыгы! Мәктәпнең яшь армиячеләре һәр елны “Патриот” республика конкурсында катнашып призлы урыннар алып кайталар.

Район башлыгы Илшат Нуриев Белем бәйрәме белән котлап, укучыларга, укытучыларга, ата–аналарга иң җылы теләкләрен җиткерде, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Быел 85 бала беренче сыйныфка укырга килде. Алар өчен олы тормыш юлы башлана.

Район мәктәпләренең барысында да бу көнне шундый тантаналар үтте. Быел барысы 5301 укучы белем алачак. Шуларның 644е – беренче сыйныфлар. Тәүге тапкыр мәктәп ишеген ачып керүчеләрнең иң күбесе – Арчаның 1нче мәктәбендә – 110, 2нче мәктәптә – 85, 5нче гимназиядә – 68, 7нче мәктәптә – 27, Яңа Кенәрдә – 26, Лесхоз мәктәбендә – 20.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International