Прокуратура аңлата

2017 елның 8 сентябре, җомга

Прокуратура аңлата

Гражданнарның коммуналь–көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ бирү килешүен үтәүне туктату тәртибе һәм шартлары 2008 елның 21 июлендә РФ Хөкүмәтенең 549 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләрдә билгеләнгән.

Әлеге карарның 45нче пункты нигезендә, газ бирүче түбәндәге очракларда, алдан язмача  белдереп, газ бирү буенча йөкләмәләрен үтәүне берьяклы рәвештә туктатырга хаклы:

– абонент килешүнең газ куллануның дөрес күләмен шуннан башка билгели алмый торган мәгълүмат бирү турындагы шартын бозса;

– абонент газ бирүченең вәкилләрен тикшерү үткәрү өчен кертүдән баш тартса;

– 2 хисап чорында рәттән газ кулланган өчен түләмәү яки тулысынча түләмәү;

– абонент килешүдә күрсәтелгәнгә туры килми торган җиһаз кулланса;

– килешү буенча йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүче оешмадан абонентның әлеге җиһазга норма таләпләренә туры килми торган җиһаз куллануы турында хәбәр алынса;

– абонентта махсуслаштырылган оешма белән йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм төзәтү турында килешү булмаса.

Ләкин газ бирүче, килешүне өзгәнгә кадәр, абонентка почта аша заказлы  хат белән газ бирүне туктатканчы  20 календарь көн алдан газ бирү туктатылачагы һәм аның сәбәпләре турында белдерү җибәрергә бурычлы. Абонент әлеге белдерүне алса да, алмаса да, аны җибәрү газ бирүне туктатуга нигез булып тора.

Түбәндәге очракларда газ бирү абонентка алдан хәбәр итмичә дә туктатылырга мөмкин:

– газ бүлү челтәрендә авария;

– йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларында авария яисә йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларыннан газ чыгу;

– йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларының техник торышы авария булу куркынычы тудырса.

Рамил Йосыпов, район прокуроры ярдәмчесе,

2 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International