Армиягә — бурычны үтәргә

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Армиягә — бурычны үтәргә

21 октябрь көнне көзге чакырылышның беренче “карлыгачлары” хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына китте. Тагын бер елдан туган ягыбызга исән-имин кайтып җитү насыйп булсын үзләренә.

Егетләрне, инде районда гадәткә кереп киткәнчә, Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музеенда хәер-фатыйха белән озаттылар. Биредән армиягә китүчеләр ислам һәм христиан дине әһелләренең хәер-догасын да юлдаш итеп ала. Музей урнашкан йорт нигезе, быел алтынчы тапкыр үзенә яшьлекләре ташып торган, киләчәккә ак өметләр белән багучы егетләргә үзе тәрбия- ләп үстергән Гани атлы улының хәрби батырлыклары турында Гөлфия Габитова аша бәян итеп, сүзсез генә ак юллар, матур киләчәк теләп калды. Тантаналы озату кичәсендә хәрби хезмәт ветераннар комитеты әгъзалары һәм районыбызның яшь армиячеләре дә катнашты.

Арча һәм Әтнә районнарыннан 10 егет. Күбесе әти-әнисе белән килгән. Ярсу, курку белмәс яшь йөрәкләрнең хыяллары да ак, саф. Әнә, Шекәдән Азат Каюмов дөнья күреп, тормышның төрле очракларында да бар нәрсәгә әзер булырга армия мәктәбе узу нияте белән китә икән. “Әтием дә армиядә булган кеше, ул да баруымны тели. Мин югары белем алып, Казан инновацион университетын тәмамлап китәм. Шекәдән без быел армиягә китүчеләр икәү”, — дип сөйләде ул. Кыю, ныклы карарлы егеткә ошаган Азат. Шундый холык- лы егетләрнең әти- әнисенә хезмәт иткән частьларыннан рәхмәт хатлары киләдер, мөгаен. Андый рәхмәт хаты алган әти-әнинең күңеле нинди хисләр белән тула икән? Бүгенге тантанада шундый бәхетлеләр дә бар иде. Самарада хезмәт итүче өч егетнең әти-әнисе солдат булырга әзерләнүче егетләргә хәерле юллар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәндә күңелләрендә чын горурлык хисләре идарә итте. Яңасала егете Рамил Галимовның әнисе Зөлфирә апа белән сөйләшкәндә дә тойдым ул хисне. 5 ай элек кенә армиягә киткән улың хакында шундый хат ал да, никадәр халык каршында хәрби комиссар үзе, үрнәк егет тәрбияләп үстергән өчен кулыңны кысып, рәхмәт әйтсен әле! “Сагынасызмы?” — дип сорыйм анадан. “Сагынмыйча буламы? — дип сорауга сорау белән җаваплый ул. — Сагынуны улымның тавышын ишетү баса — телефоннан көнгә әллә ничә сөйләшкән көннәр була. Хәрби ант кабул иткәндә янына барып кайттык. Мин икенче улымны армия сафларына озатам инде. Олысы Рөстәм 2 ел хезмәт итеп кайтты, киткәндә сабыйлыгы чыгып бетмәгән иде, үсеп буйга җитеп, акыл туплап кайтты. Энесенә армиягә барырга кирәклеген ул ныклап аңлатты. Хәзер Аллаһы Тәгаләдән исән-сау кайтуын сорап яшибез”.

Егетләр туган яктан еракларга китеп барды: Мурманск, Чита, Новосибирск өлкәләренә. Газизләренең еракка китүенә уфтанган әти-әниләрне хәрби комиссар Алмаз Борһанов шаяру катыш: “Еракка киткән саен хезмәт итү тынычрак, — дип юата. — Якында күңел тыныч булмый, бу атнада, теге атнада кайтып килеп булмасмы икән, бу ялларда минем янга килмәсләрме икән дип гел тынгысызланып хезмәт итәсең. Армиягә акыл, тәртип, сәламәтлек ягыннан үрнәк егетләр алына. Әти-әниләргә шундый егетләр тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт”. 

Соңгы елларда егетләрнең армия хезмәтен үз вакытында узасы килә. Бу хакта гел ишетелеп тора: “Фәләннең улы армиягә үзе теләп киткән, укып бетереп китсә дә була иде...” Яңа Кенәрдән Рамил Мөхәммәтшин да көллияттә икенче курста укып йөргән җиреннән китеп бара икән. “Үз яшьтәшләрем белән хезмәт итеп кайтам, диде, 19 яшь үзенә, — ди әнисе Венера апа. — Рамил дүртенчесе, төпчегем. Унбиш еллар элек абыйсы Марат чик сакчысы булып ике ел хезмәт итеп кайткан иде. Армия ир баланың бурычы”.

— Армиягә алынучы егетләр өчен төп таләп — китүче егетләрнең һөнәре булу. Быелгы чакырылышта 35 егет шофер таныклыгы белән китә. Безнең район шефлык иткән Саратов өлкәсенә быел 20 егет китәчәк, — ди Алмаз Борһанов.

Бүгенге көндә илебезнең 52 хәрби частендә 153 егет хезмәт итә. Аларның 80е узган ел, 73е быел яз киткән. Шулар арасында 8е хәрби диңгез флотында, берәү һава десанты, калганнары коры җир гаскәрләрендә.

Быел Арча һәм Әтнә районнарыннан бергә 92 егет илебезне сакларга китәчәк. 80е Арчадан, 12се Әтнәнекеләр. Хезмәт итүчеләргә дә, көтүчеләргә дә Аллаһы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен, очрашуларны өмет итеп яшәтсен. Адәм баласын өмет яшәтә. Армиядән кайткан солдат белән күрешкәндә күзләрдә сөенеч, шатлык яшьләре генә балкысын иде. Хәерле юл сезгә, егетләр!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International