Конституцияне белү – сезнең бурыч

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Конституцияне белү – сезнең бурыч

Быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткәнгә 25 ел була. Без аны һәр ел бәйрәм буларак билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр республика мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә.

Алар старт алды да инде. Парламент дәресләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да катнаша.

Безнең районда парламент дәресе беренчеләрдән булып Сеҗе мәктәбендә узды. Аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин да кайткан иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты.

 Мондый дәресләр районның һәр мәктәбендә узарга тиеш. Үткәнебез булмаса, бүгенгебез булмас иде. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, төзекләндерү еллары – безнең тарих. Илебез халкы тырышлыгы белән бүген шушындый матур тормышта яшибез. Ә киләчәгебез сездән тора. Конституцияне белү – сезнең бурыч. Тирән белемле, сәламәт булу һәр кешегә кирәк, – диде депутат укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Мәктәбегез көлеп тора, икенче яшьлеген кичерә. Бүген республикада эшләп килгән 37 программаның берсе нигезендә төзекләндерелде ул. Татарстанның мөстәкыйль булуы, халкының тырышлыгы моңа мөмкинлек бирә.

Сеҗе мәктәбендә үткән парламент дәресендә 8–9 сыйныф укучылары катнашты. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нурания Әхкамова алып барды. Дәрес видеофильм белән башланып китте, әңгәмә формасында дәвам итте. Шунда ук викторина да оештырырга өлгерделәр. Нәрсә ул кеше хокуклары? Хокуклар нәрсә белән чикләнә? Мәҗбүри хезмәт рөхсәт ителәме? Шәхси хокуклар нинди? Әнә шундый һәм тагын башка төрле сорауларга җавап тапты укучылар.

Рауил Рәхмәтуллин укучыларны Законнар кабул итү тәртибе белән таныштырды.

 Закон Президент өчен дә, гади кешегә дә бер. Аны һәр кеше үтәргә тиеш, – диде ул. – Шуңа Законны яхшылап уйлап, җентекләп тикшергәннән соң гына чыгаралар. Дәүләт Советы Законнар чыгару органы булса, Президент иң зур хокукый зат.

Депутат тел мәсьәләсен дә күтәрде.

 Сез рус телен камил белергә, ана телендә аралашырга тиеш. Ә чит илләргә йөрү өчен инглиз теле кирәк. Бүгенге заманда немец, кытай һәм башка телләрне белү дә бик ярап куя, – диде Рауил Рәхмәтуллин. – Әмма кая гына барсагыз да ана телен онытмагыз. Ул буыннан–буынга күчеп барырга тиеш.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International