Нияз Зәйдә дә сынатмады

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Нияз Зәйдә дә сынатмады

Соңгы елларда комбайнчы һөнәренең абруе үсә. Әлеге һөнәргә игътибар арту, заманча техника кайту, әйбәт хезмәт хакы түләү, кызыксындыру чараларының чыннан да кызыктырырлык булуы нәтиҗәсе бу. Хуҗалык җитәкчеләре дә хәзер комбайнга утырырга теләүчеләрнең артуын, кеше эзләп читкә чыгуның кирәге калмавын әйтә.

Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Быел урып–җыю нәтиҗәләре буенча “Кырлай” ширкәтеннән Ринат Нәфыйков, Закирҗанов Р.М. хуҗалыгыннан Илдар Кавиев, Лотфуллин З.Р. хуҗалыгыннан Хәйдәр Хәсәнов, “Курса МТСы”ннан Фәнис Хөснетдинов, “Ватан” ширкәтеннән Ринат Хәкимов, “Аю” ширкәтеннән Фаил Шаһидуллин, “Ашытбаш” хуҗалыгыннан Айдар Сәйфетдинов, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗев, “Ташкичү” ширкәтеннән Фәрит Хәбриев район башлыгының премияләрен алды.

Ноябрь аенда комбайнчыларның республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булачак, 200 комбайнчы 100әр мең сум премия алачак. Безнең районнан конкурска 15 кеше тәкъдим ителде. Кемнәрнең җиңүче булуы тиздән ачыкланачак.

2017 ел уңышын җыйнап алуда 99 комбайнчы катнашты, шуларның 23е яшьләр. Лаек- лы алмаш әзерләнүе күңелле хәл. “Ак барс” агрокомплексы”ның яшь комбайнчылары Зөлфәт Сәгыйдуллин, Алмаз Котдусов, Раил Фәйзрахманов, Илшат Мәһдиев, Дамир Сабиров, “Аю” ширкәтеннән Фәнил Мөхәммәтшин, “Ашыт” ширкәтеннән Илфат Вахитов, Рамил Җаббаров, “Кишет” ширкәтеннән Ринат Галәветдинов, Фәннур Төхвәтуллин, “Кызыл Яр”дан Илсур Зыятдинов, “Казанка”дан Фаил Хәлиуллин, “Ватан” хуҗалыгыннан Илмир Заһидуллин, “Игенче”дән Нияз Йосыфҗанов, Салават Әхмәтҗанов, “Ашытбаш”тан Илфат Хәбибуллин үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.

21 октябрьдә Зәй районында яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дип аталган республика конкурсы булды. Анда безнең районның “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов белән Садир Әхмәтҗанов катнашты. Нияз – төп комбайнчы, Садир аның ярдәмчесе.

– Шундый егетләребез булганга куанып кайттым, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Күпме яшьтәшләре алдында лаеклы чыгыш ясадылар, район данын югары тоттылар.

Ярыш барышында яшь механизаторлар комбайн төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып–җыю чорында хезмәтне саклау буенча теоретик сорауларга җавап бирделәр. Практик өлешендә комбайнның технологик төзелеше һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Нияз Йосыфҗанов “Иң яхшы практик күнекмәләр” номинациясендә җиңүче булды. Нияз быел районның сабан батыры исеменә дә лаек булган иде. Ул комбайнда гына түгел, куәтле “Нью–Холланд” тракторында да эшли. Аны конкурста җиңүе белән котлап шалтыратканда да: “Әле мин җир сукалауда”, – диде.

Егетләргә аграр университетка имтихансыз керү хокукы бирә торган сертификат тапшырганнар.

Конкурста 2нче урынны яулаган Рәлиф Ильясов исеме дә яхшы таныш. Ул үзе Балтач районыннан булса да, безнең районда “Венета” ширкәтендә эшли.

Күп хуҗалыкларда комбайннарны кышкы саклауга куйсалар да, “Игенче” ширкәте комбайнчылары Ришат Закиров, Расих Нәҗметдинов өчен урак өсте әле тәмамланмаган. Алар кукуруз суктыра.

– Уңыш әйбәт, гектардан 50 центнер чамасы, – ди баш агроном Марат Вахитов. – Әлегә бөртекләрне сыттырып җиңсәләргә тутырабыз. Киптерергә дә исәп бар, чөнки вакланган кукурузны бозаулар бик ярата, файдалы да.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International