Лаеклы кешеләр булыгыз

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Лаеклы кешеләр булыгыз

Заманалар, тормышлар үзгәрүгә карамастан, армия сафларына озату шул килеш кала бирә. Ул үзенчә бер гаилә традициясе. Туганнарны, дусларны җыеп озату кичәсе оештыру, икенче көнне хәрби комиссариат янына җыелу... Алдагы көнне ата–аналар, армиягә алынучылар белән аралашу, район җитәкчеләре белән очрашу да хәзер матур бер йола булып шуларга өстәлде.

15 ноябрь армиягә алынучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне 15 егетне солдатка озату кичәсе оештырылды. Шуларның унысы Арча, бишесе Әтнә районыннан. Бу бәйрәмне тагын бер вакыйга бизәде – безнең район егетләре (Наласадан Илназ Йосыпов, Арчадан Рәнис Бакыев, Сөләйман Мәһдиев, Ришат Шәвәлиев, Түбән Мәтәскәдән Эрик Җиһаншин, Илшат Фазылҗанов, Казанбаштан Ирек Нигъмәтҗанов, Азамат Бакыев, Урта Бирәзәдән Илмир Шакиров, Иске Ашыттан Нәфкать Фәйзрахманов) армия сафларына чакырылучылар арасында үткәрелгән спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика Спартакиадасының зона ярышында алты район арасында беренче урынны яулап кайттылар. Тугыз төрнең алтысында егетләребез беренче, калганнарында икенче урында.

– Хәрби хәзерлек буенча әзерләгән Фәрит Минхәеровка, “КамАЗ” машинасын йөртү буенча ярдәм иткән

“ДОСААФ” оешмасыннан Рөстәм Алиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезне хәзер республикакүләм ярыш көтә. Аларның анда да сынатмаячакларына ышанабыз. Чөнки алар – булачак солдатлар, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәрберсенә рәхмәтен белдереп.

Җиңүче егетләребезне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады һәм дипломнар тапшырды.

– Сезнең җиңү безнең өчен зур куаныч. Сез Ватанны сакларга барырга тиешле егетләр. Күренеп тора – сез булдырасыз! Сездә дәрт тә, дәрман да бар. Лаек- лы кешеләр булыгыз, – диде ул.

Рамил Гарифҗанов армиягә китүчеләр һәм аларның ата-аналары белән дә очрашты һәм изге теләкләрен җиткерде.

– Арча районы – зур бер гаилә. Һәр егетебезне зурлап озатырга тырышабыз. Кызыксынып, белешеп торабыз. Алар безнең өчен дә бик кадерле. Нәкъ әти- әниләре кебек борчылабыз, көтәбез. Шундый егетләр үстергән өчен зур рәхмәт. Сезнең, районның дәрәҗәсен төшермичә, исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар.

Бүгенге көндә безнең районнан киткән егетләр 32 частьта хезмәт итә. Кайберләре кайта да инде. Район җитәкчелеге, район хәрби комиссариаты аларның һәрберсе белән элемтәдә тора. Командирлардан рәхмәт хатлары килү дә шуның билгесе. Бу көнне дә райондашларыбыз Данил Габдрахманов һәм Альфред Галиуллин хезмәт иткән часть командирларыннан килгән хатларны солдатларның әти-әниләренә тапшырдылар.

– Улыбыз Алмаз Үрнәктә агросәнәгать көллиятендә пешекче булырга укыды. Егерме кыз арасында берүзе иде. Армиядә савыт-саба юарга туры килсә дә, тамагы тук булыр, – диде шаяртып Иске Кырлайдан Әнәс Вахитов. – Бердәнбер балабыз ул. Китәм, диде. Исән-сау гына йөрсен. Күзе ачылып, дөнья күреп, кешеләр белән аралашып кайта.

Түбән Курсадан Илнур Зәйнетдинов та агросәнәгать көллиятенең Арча филиалын тәмамлаган, ташчы–эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Кирәкле хезмәт. Тормышта югалмаячак. “Башта армиядә хезмәт итеп кайтырга кирәк”, – ди Илнур.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов, әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов булачак солдатларга киңәшләрен бирделәр, район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев традиция буенча дога укыды.

– “Ватанны саклау – иманы саклау”, дигән хәдис бар. Ул зур бурыч. Бер ел тиз уза, сизмисең дә. Бу ел гомер тарихыгызда бик зур вакыйга булып калачак, – диде Раил хәзрәт. – Иң мөһиме кешелек сыйфатларыгызны югалтмагыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International