Ниятләре изге

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Ниятләре изге

Беркөн кичке якта “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин шалтыратты. “Бездә чыршы бәйрәме була, кунакка килегез”, – диде ул. Ничек шулай чын күңелдән эндәшкәндә каршы килеп була ди? Аннан беләм бит, территориаль җәмгатьчелек үзидарәләре оештырган һәр чара югары дәрәҗәдә уза. Чөнки аларның җитәкчеләре берсеннән–берсе тырыш, булдырам дип йөри торган, тиктормас, әллә нинди фантазияләргә ия, шул ук вакытта бераз гына хыялый да.

Бик матур узды чыршы бәйрәме. Кыш бабай, Кар кызы балаларның осталыкларына сөенгәндер дип уйлыйм. Җыр–бию, уен–көлке, шулай ук бүләкләр дә мул булды ул көнне.

Ирек Минзин үз биләмәсендә яшәгән балалар турында даими кайгыртып тора. Һәм ул бәйрәмнәр белән генә чикләнми. Көзге якта гына төзелгән балалар өчен уен мәйданчыгы да шул хакта сөйли. Ул территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңгән өчен бирелгән акчага эшләнде.

Күптән түгел Ирек Минзин коммерцияле булмаган оешмаларның социаль эчтәлекле проектларына республика бәйгесендә катнашып, грант та отты. Проектның исеме “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы” дип атала. Димәк, киләчәктә “Көнбатыш” территориаль җәмгатьчелек үзидарәсе җирлегендә шундый парк калкып чыгачак.

“Үзәк” территориаль үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина да әлеге бәйгедә катнашып, грант откан. Проектның исеме “Яшьләрне бай, тарихи мирас базасында патриотик рухта тәрбияләү”.

– Озак еллар табибә булып эшләгән Венера Әхмәрова медицина хезмәткәрләренең шәхси архив материалларына нигезләнеп, Арча үзәк хастаханәсенең 145 еллык тарихын, танылган шәхесләрен альбом битләрендә мәңгеләштереп калу өстендә бик күп эшләде. Әмма быел ул вафат булды. Һәм әлеге хезмәте төгәлләнмичә калды. Шуны дәвам итеп, яшь буынга җиткерүне үземә максат итеп куйдым, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Грант акчасын без шуның өчен кулланачакбыз. Аннан тагын бер изге ниятебез бар – сугыш һәм тыныч чорда да табибларның батырлыкларын мәңгеләштерү максатында сугыш елларында 3655 номерлы госпиталь урнашкан урында аларга мемориаль такта кую.

Менә шундый изге ниятләр белән янып йөри безнең территориаль үзидарә җитәкчеләре. Аларны бу җиңүләре белән котлап, максатларының тормышка ашуын телибез.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International