Эшлим дигәнгә эш бар

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Эшлим дигәнгә эш бар

22 декабрьдә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Рәфыйков, бүлек белгече Дамир Гыйлаҗев күңелле вакыйгаларда катнаштылар. Ашабаш авылында яшәүче Илдус Кәримов “Башлаучы фермер” программасы буенча 1,5 млн. сумлык грант откан иде. Ул 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзеде. 22 декабрьдә әлеге ферманы ачу тантанасы булды.

– Илдус Кәримов безнең иң актив эшмәкәрләребезнең берсе, –диде авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина. – Ул авыл зиратын карап тора, чишмәләрне төзекләндерүдә, мәчеткә ярдәм итә.

Рәшит хәзрәт дога укыды, матур теләкләр әйтелде.

– Безнең үзебезнең хуҗалыкта дүрт сыер бар, – ди Илдус. – Сөтне, эремчек, каймакны Казанга алып барып сатабыз. Үзебезнең клиентлар көтеп тора. Әкренләп сыерларны арттырырга уйлап торабыз.

Авыл читендә, бик уңайлы урында аларның фермалары. Ике кешене эшкә алганнар, монысы да ярап тора бит әле.

Айван авылында иң актив эшмәкәрләребезнең берсе булган Нафил Гатауллин яшелчә саклагыч төзеде. Ул кәбестә, салат, бәрәңге, кишер һ.б. үстерә, ярминкәләрдә актив катнаша.

– Нафил кебек кешеләр күбрәк булсын иде әле, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Ул һәрвакыт эзләнүдә, гаиләсе бик тырыш, бердәм.

Яңа бинаны ачу тантанасына Нафил Арчаның 7нче урта мәктәбе өлкән сыйныф укучыларын да чакырган.

– Араларында җәйге айларда безгә булышучылар да бар, – ди ул. – Эшмәкәрләрнең ничек эшләгәнен күреп, белеп торсыннар, киләчәктә кирәге чыгар.

Яңа бинаны тантаналы итеп, тасма кисеп ачтылар.

Бу көнне шулай ук Түбән Пошалым авылында фермер Илназ Фатыйхов төзегән ферманы ачу тантанасы булды.

Кунаклар Михайловка авылында яшәүче фермер Евгений Гаврилов хуҗалыгында да булдылар.

Бу кеше шәһәрдә яшәгән җиреннән бетүгә дучар ителгән авылга кайтып урнашуы белән күпләрне гаҗәпләндерде. Хатыны Оксана белән бергә кайтуы тагын да гаҗәп тоелды.

– Алар кайтуга авылга җан керде, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина. – Бөтен өмет шуларда, кышын дүрт авыл урамнарын Евгений тракторы кардан чистарта, башка эшләрдә дә ярдәме зур.

Евгений Гаврилов бу авыл өчен чит кеше түгел. Биш яшеннән әбисендә үсә ул. Үсеп җитеп читләргә китсә дә авыл, аның матур табигате үзенә тарта. Әкренләп йортны төзекләндерә, абзар сала, маллар, кош–корт асрый башлый. Хәзер 50дән артык сыерлары, башка маллар, кош–кортлары бар.

Евгений Гаврилов күптән түгел муниципаль берәмлекләр съездында “Иң яхшы ярдәмче хуҗалык“ исеменә лаек булып, 100 мең сумлык грант белән бүләкләнде.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International