Ул Сталинград сугышында катнашкан

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Ул Сталинград сугышында катнашкан

Сталинград сугышында катнашкан Арчада яшәүче Әдеһәм Хәйбулла улы Әхмәтҗановның ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе Алмаз Борһанов җитәкчелегендә офицерлар һәм ДОСААФ оешмасы, “Юнармия” вәкилләре хәлен белделәр.

Сталинград сугышында фашистларны җиңүгә – 75 ел. Сугыш ветеранына подполковник Алмаз Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодиннан һәм үзеннән котлау открыткаларын тапшырды. Хәрби комиссар Алмаз Әгъзамович:

– Сталинград сугышында җиңүгә сезнең зур өлеш кергән, бик зур рәхмәт сезгә, – дип, ветеран алдында баш иде.

Офицерлар Юрий Козлов, Марат Әхмәдуллин, Хөснулла Фәйзуллин, ДОСААФ оешмасы, “Юнармия” вәкилләре шулай ук, рәхмәт әйтеп, ветеранның кулын кыстылар, күчтәнәчләр бирделәр. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Ветеран шундый хөрмәт күрсәтүләренә күңеле тулып, елап та алды...

Узган ел Әдеһәм абыйның юбилее булды, 15 августта 95 яшь тулды. Улы, район хастаханәсендә табиб булып эшләүче Рөстәм Әхмәтҗанов:

– Әти безнең чын коммунист, – дип сөйләде. – Тәртипле тормыш, дөрес юл белән яшәде. Сәүдә системасында эшләде. Исәп-хисап эше буенча курслар тәмамлаган. Ревизор да булды һәм башка һөнәрләрне дә башкарды. Әмма дәүләтнең бер тиененә кагылмады. Намуслы кеше.

Әдеһәм абый Казахстаннан күчеп кайткан. Шунда туып-үскән. Әнисе Кукмара ягыннан. Башта Арчага улы Рөстәм кайтып урнаша. Аннан әтисен дәшеп ала.

Әдеһәм абый хатыны Фәүзия апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Фәүзия апа мәрхүмә инде.

– Әти сугыш турында сөйләргә яратмады, – дип сөйли Рөстәм Әдеһәмович. – Сугыш турындагы фильм- нарны да тыныч күңел белән карый алмады. Күзендә яшь булыр иде. Шуңа да сугыш турында сорарга батырчылык итмибез.

Япь-яшь егет (20 яшендә) Сталинград янындагы каты сугышка эләгә. 122нче танк дивизиясе составында Сталинград оборонасында катнаша. Һәм шунда сул кулын югалта. Госпитальдән соң егетне өенә озаталар. Бер кул белән калган өченче дәрәҗә Дан орденлы яшь егет өчен сугыш шулай тәмамлана.

Сугыштагы батырлыклары өчен Әдеһәм абый Әхмәтҗанов өченче дәрәҗәдәге Дан ордены, беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале һ.б. белән бүләкләнә.

...Фотога төшкәндә ветеран костюмын киде: күкрәгендә орден, медальләр чыңлады.

Шунысына шөкер итәрлек: Әдеһәм абый ялгыз түгел. Кече улы Рөстәм гаиләсе белән яши. Бер үзенә бер бүлмә. Коточкыч сугыш мәхшәрен күргән ветеранга без исәнлек-

саулык телибез.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International