“НАСКО”ның планнары җитди

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

“НАСКО”ның планнары җитди

Соңгы вакытта “НАСКО”* иминият компаниясенә бәйле кайбер сүзләр ишетелгәләде. Имеш, әлеге компания бетә икән, дип сөйләүчеләр дә табылды. Әлбәттә, ул ашыгыч нәтиҗә ясарга яратучылар сүзе генә булып чыкты.

– Бу дөреслеккә туры килми, – дип аңлатты безгә иминият компаниясенең өлкән белгече Луиза Шәйхетдинова. – Яңа программага күчү сәбәпле, аның белән эшли башлаганчы түләүләр белән бераз тоткарлык туып алды. Шуннан чык-кан сүзләр генә булды ул. Әмма бу мәсьәлә көйгә салынды инде.

Ә яңа программага күчүнең сәбәбен без узган атнада Арча территориаль идарәсендә булып киткән “НАСКО” иминият компаниясе үсеше буенча директоры Сергей Меркулов белән аралашу вакытында ачыкладык. “НАСКО” иминият компаниясендә иминиятләнүчеләрне тынычландыру максатыннан да, шулай ук үзебезне кызыксындырган сораулар белән дә аңа мөрәҗәгать иттек.

– Сергей Владиславович, ишеткәнчә, “НАСКО” иминият компаниясендә үзгәрешләр барлыкка килде. Алар нәрсәдән гыйбарәт? Аңлатып китсәгез иде.

– Беләсез инде, компания шәхси акционерларныкы. Башта ул Татарстан акционерлары кулында булса, 2017 елның сентябреннән компания  белән Мәскәү шәхси акционерлары җитәкчелек итә башлады. Шуның нәтиҗәсендә яңа программаларга күчәргә туры килде. Әлбәттә, мондый үзгәреш үзен сиздерми калмады. Яңа акционерлар компаниягә финанс ярдәме күрсәтүне дә үз өсләренә алды.

– Ә киләчәктә ничек булачак?

– Компанияне алга таба үстерү буенча зур бурычлар куелды. 2018 елга барлык төбәкләрдә (Татарстанда, Краснодар, Ростов, Мәскәү, Петербургта һәм башка төбәкләрдә безнең территориаль идарәләр бар) һәм барлык күрсәткечләр буенча компания ике тапкырга үсәргә тиеш дип көтелә.  Бу башка иминият компанияләрен сатып алуга да кагыла. Мәсәлән, “Югория” иминият компаниясен сатарга телиләр. Дәүләтнеке булгач, ул аукцион аша эшләнергә тиеш. Федераль монополиягә каршы хезмәт безгә аукционда катнашырга рөхсәт бирде. Бик зур һәм дәрәҗәле “Ангара” иминият компаниясе дә “НАСКО” акционерлык җәмгыяте бренды астында яңа төзелгән территориаль идарәдә эшен дәвам итәчәк.

Бу киләчәктә “НАСКО”ның эре иминият компаниясе булачагы турында күрсәтә. Акционерларның планнары зурдан. Әлегә кадәр Идел буенда эре компания булса, хәзер федераль дәрәҗәдәге 10–20 компания арасына керергә исәп тота. Финанс ягыннан тотрыклылыкка да игътибар җитди булачак.

– Мондый үзгәрешләр “НАСКО” иминият компаниясе клиентларына нәрсә бирә?

– Без хәзер үк иминият продуктлары җыелмасын арттырдык. Дөрес, ул элек тә аз түгел иде. Әмма кечкенә һәм эре компания мөмкинлекләре арасындагы аерма икесе ике нәрсә. Сервисны яхшыр- туга игътибар юнәлтәчәкбез. Ул сату–алу гына түгел, бик күп иминият очраклары туарга мөмкин. Иминиятләнүчеләр белән элемтә сыйфатлы булырга, чыгымнар сыйфатлы хәл ителергә тиеш. Кыскасы, клиентларны югалтмас, алар безне сайлап, даими килешүләр төзесен өчен беренче чиратта иң кирәкле әйберләр – сыйфатлы продуктлар һәм сыйфатлы сервис.

– Димәк, иминият продуктлары җыелмасына да үзгәрешләр кертелә?

– Алар оптимальләштерелергә тиеш. Алайса, бер әйбер берничә төрдә язылган. Һәр юнәлеш буенча иң яхшы, иң сорала торган биш продуктны калдырырга кирәк. Ә сатып алучы алганда ук аның нәрсәгә икәнен аңласын.

– Аңламыйча конкурентларга китсәләр?

– Әгәр яңа продуктлар ел башында барлыкка килсә, ел дәвамында сыйфатлы сервис һәм продуктлар тәкъдим ителсә, иминиятләнүчеләр канәгать булса, берәү дә китмәячәгенә ышанам. Конкурентларга килгәндә, мин аларны ихтирам итәм, эшләре, уңышлары белән кызыксынам. Ә куркуга килгәндә, без аны узган инде.

– Сергей Владиславович, бу үзгәрешләрнең тагын бер ягы бар – ул хезмәткәрләрне кыскартуга китермәячәкме?

– Юк, кыскартулар булмаячак. Яхшы хезмәткәрләр, чын профессионаллар курыкмыйча эшли ала. Ә инде “кулга чиста булмаган”, намуссыз хезмәткәрләргә түзеп тормаячакбыз. Монда сүз Арча турында бармый, бөтен компаниягә кагыла.

Ә менә оптимальләштерү булачак, күп кенә процесслар автоматлаштырылачак. Бу кеше саны кимүгә китерәчәк. Әмма ул очракта да хезмәткәрләрне җибәрмәячәкбез, аларга икенче эш тәкъдим итәчәкбез. Димәк, эшлим дигән кешене кыскарту куркытмаячак.

– Безнең Арчада Сез беренче тапкыр гына түгел икән. “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе турында фикерләрегез нинди?

– Россия буенча 20 территориаль идарә бар. Арча территориаль идарәсе шулар арасында иң яхшыларының берсе. Киләчәктә дә шулай аңлашып, килешеп эшләрбез дип ышанам.

Бу көнне Сергей Меркулов белән очрашырга “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсенә караган җиде районнан – Арча, Әтнә, Кукмара, Балтач, Теләче, Саба районнарыннан һәм Нократ Аланыннан да бүлекчәләр җитәкчеләре килгән иде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, киләчәккә эш планы белән таныштылар.

– Сергей Владиславовичка Арчаны күрсәттек. Ул шәһәрне бик яратып китте. “Күпме урында булдым, әмма мондый төзек, матур, чиста шәһәрне күрмәдем”, – диде.  Район җитәкчеләренең Арчаны төзекләндерүгә зур игътибар бирүләрен югары бәяләде, – диде  “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәмзил Рамазанов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International