Иң бәхетле кеше – кирәкле кеше - 2

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Иң бәхетле кеше – кирәкле кеше - 2

Узган ел “Арча хәбәрләре” газетасының 17 февраль санында басылган шул исемдәге язманың дәвамы булырга тиеш иде. Мин аны Арча хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып чыкканнан соң язган идем.

Район хастаханәсендә шартлар бик әйбәт хәзер, соңгы елларда күп үзгәрешләр булды, төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Табиблар да булдыра алганча тырыша, дәвасын, киңәшен бирә. Мине үт куыгындагы ташлар борчый башлаган иде. “Моны дәвалап булмый, операция ясатып котылырга кирәк, тора–бара эшләр катлаулыга китәргә мөмкин”, – диделәр. Бездә мондый операцияне ачык юл белән генә ясыйлар икән. Лазер белән ясатасың килсә, Биектауга яки Казанга барасы...

Белгәннәр Биектауда хирургия бүлеге мөдире булып эшләүче якташыбыз Әнвәр Нәүфәл улы Вафин янына барырга киңәш итте. “Арчаларның бәхете ул, берәүне дә кире борганы юк”, – диде. Инде менә телефон номеры да кесәдә, шалтыратасы, киңәшеп аласы килә, тик без авырту якадан алмаганда табибка бара торган кешеләр мени инде?

Районыбызның элеккеге башлыгы Алмас Назиров: “Әйбәт укытучыны укучы үзе эзләп таба аны”, – дип әйтергә ярата иде. Әйбәт табибны да кешеләр үзләре таба.

Нәкъ бер ел дигәндә якадан чынлап тоттылар, бу юлы җибәрмәсләр дә, ахрысы. Шикләнеп кенә (нәрсә дип әйтер бит әле?) Әнвәр Нәүфәл улының номерын җыям. Беренче чакыру белән алды да бит, рәхмәт төшкере!

– Әйе, Ильяс абый, мин сине яхшы беләм, хәзер үк килсәң дә була, – дип канатландырып җибәрде ул мине. Аның шул сүзләреннән соң авырту да басыла төште.

Баш мөхәрриребез Исрафил Рәхмәтуллович тиз арада машинаны оештырып, узган елдагы кебек: “Ильяс абый, исән–сау тазарып кайт, син безгә бик кирәк! Иҗади командировкада икәнлегеңне онытма!” – дип озатып калды.

Биектау хастаханәсе коллективы өмәгә чыгып кар көри иде, хезмәткәрләрнең ачыклыгы, кешелеклелеге игътибарны аеруча җәлеп итте. Йомшак, ипле сөйләшәләр, тупаслык дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Бераздан лифтка утырып кирәкле катка менеп тә җиттек. Әнвәр Нәүфәл улы үз урынында иде. Якын кешеседәй кабул итте, тиз арада хезмәттәшләренә тиешле күрсәтмәләр бирде.

Анализлар алган арада шәфкать туташлары, табиблар белән сөйләшәм.

– Сезнең мөдирегез бигрәк әйбәт кеше инде, – дим.

– Әйе, ул безнең бәхетебез, моннан алып кына китә күрмәсеннәр инде үзен, – диләр.

Мин операциядән соң бүлектәге фикерләр, тәкъдимнәр китабын укып чыктым. Нинди җылы рәхмәт сүзләре язылган анда! Якташыбыз өчен чиксез горурланып, шатланып укыдым мин ул юлларны. Географияне дә карагыз әле: Биектау, Казан, Арча...

– Арчалар өчен сүз эләкмиме соң үзегезгә? – дип тә сорадым мин Әнвәр Нәүфәл улыннан саубуллашкан чагында.

– Юк, – диде ул. – Без – табибларның төп бурычы – кеше дәвалау бит.

Әнвәр Нәүфәл улы көне буе операция ясый, авыруларны палатага озата керә, койкага салышып, хәлен белешкәннән соң гына чыгып китә. Көнгә берничә тапкыр да керергә мөмкин ул палатага. Аның кул астында эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, техник хезмәткәрләр дә бик ачыклар, кешелеклеләр.

Берничә көн эчендә палатада ятучылар белән туганлашып бетәсең. Түрдә яткан Казан егете бу исәптә түгел, студент ул, аның үз дөньясы. Телефонына чумган: “Әби, минем Интернет бетте, аннан башка мин берни эшли алмыйм, пенсия алгансыңдыр, тизрәк биш йөз сум сал!” – ди.

Әйе, студент егетнең бу тормышта әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар. Ә менә янәшәдәге койкада яткан Марат Мортазин инде тормыш университетларын узган кеше. Биектау районының Коркачык авылында туган, Ямаширмәдә укыган.

– Ун ел Мәскәүдә дә яшәгән кеше мин, – диде ул. – Апай шунда яши иде, шул чакырды. Ике малаебыз да шунда туды. Трестка эшкә урнашкан идем. Хатынның Штерәдә яшәүче әнисе үлеп китте дә, бабай “Мине ялгыз калдырмагыз, кайтыгыз!” – дип хат язды. Без кайткач озак яшәмәде дә ул, шунда яшәп калдык инде. Кызыбыз шунда туды. Минем үземнең дә әти–әни чыгышлары белән Штерәдән. Узган елның декабренә кадәр сыер да асрадык әле. Сөтне атнага бер тапкыр Казанга алып барып сата идек, җәй көне әйбәт, дачага гына барасы. Хәзер сыер асрап булмас инде, йөз хуҗалыклы авылда дүрт ел инде көтү дә чыкмый. Җәй айларында да сыерны арканга өстерисе.

Икенче көнне Марат авыл темасын дәвам иттерә.

– Кәҗә булса да алмыйча булмас, – ди ул. – Ярты печәнлек печән калды әле, аннан безнең җир ике учас-ток бит, унике сутыенда бәрәңге, калганында үлән. Куяннар алсаң да була инде. Узган ел бәрәңге бик әйбәт булды, балаларга биреп җибәрергә дә ярап куя.

– Әйе шул, – дим. – Хәзер бәрәңгенең мәшәкате артты, коңгызы, авырулары, дигәндәй. Әмма үзең үстергән тәмлерәк. Коңгызы да бәлки бетәр берзаман, әнә Америкада аның табигый дошманнары күп, шулар ашап бетергән икән.

– Булырга бик мөмкин, – ди Марат. – Бер елны өйдә тараканнар күренә башлады. Бик аптырадык, Мәскәүдән ияреп кайткан (анда күп иде алар) дияр идең, инде кайтканга да күпме вакыт үткән. Сепаратны алгалап торалар иде, шуңа ияреп кайткан булса кирәк. Тора–бара балалары да барлыкка килде. Җитмәсә өйгә мунча сыерчыгы килеп керде. Инде нишләргә, дип йөргән көннәрдә тараканнар күзгә күренеп кими башлады, балалары, аннары олылары юкка чыкты. Игътибар беләнрәк карасак, өй почмакларында идәндә таракан канатлары, калдыклары ята. Чикерткәбез ашап бетергән икән үзләрен.

Бу кеше дигәнең гаҗәп инде. Марат Мәскәү кадәр Мәскәүне калдырып авылга кайткан, авылны үлеп яратканы күренеп тора, авылда кан басымы да нормальләшә, ди. Ә үзе сөйләшә торгач: “Ярый әле балалар өчесе дә Казанга урнашты. Эшләре, торыр урыннары бар”, – дип шатлана.

– Авылда өр–яңа мәктәп төзеделәр дә, ябып та куйдылар, – ди ул. – Минем хатын укытучы иде. Кайларга гына барып карамадык, Казанда игътибар белән тыңлаган кебек булганнар иде. Соңрак: “Йөрмәсеннәр!”– дигән җавап килде. Йорт–җир әйбәт безнең, балаларга әйтәм, без мәңгелек түгел, йортны ташламассыз, җәйләрен булса да кайтып йөрерсез, дим.

Без хастаханәдә вакытта тышта буран котырды. Марат Штерәгә шалтырата. Бераздан әйтә: “Хатын үземә генә күңелсез, өйгә песине керттем әле”, – ди.

Марат намаз да укый. “Син Марат абый, сәфәрдәге кеше, сәфәрдәге кешегә намазны кыс- картып укырга рөхсәт ителә”, – ди кичтән әтисенә ярдәм итәргә кергән Альмир. Альмир дини кеше, безгә шактый вәгазьләр сөйләргә дә өлгерде.

Палатага яңа керүчеләргә Әнвәр Нәүфәл улы: “Намаз укучылар булса, махсус бүлмә бар”, – дип искәртеп тора.

Язмамны әлеге хирургия бүлегендә дәваланып чыгучыларның берсе язып калдырган юллар белән тәмамлыйм: “Хирургия, хирургия, ул шулкадәр өркетә, анда күтәрелгәндә йөрәк туктап кала, башта томан, аякларга гер аскан кебек, ә күтәрелгәч чисталык, уңайлык, тәртип, безне йөзләре елмаюлы мөлаем табиблар каршы ала. Аларның җитәкчеләре Аллаһтан. Ә ул тыныч кына, түземлелек белән палаталар буйлап йөри, кемгәдер бүген операциягә ятасы, кемгәдер укол билгели, кемгәдер җылы сүзе ярдәм итә. Көне буе ул аяк өстендә, авырулар янында, Аллаһы Тәгалә үзенә дә сәламәтлек бирсен!”

Үземә килгәндә, Әнвәр Нәүфәл улы әйтмешли, мин нәрсә булганын аңламый да калдым. Шундый талантлы кешеләр кулына тапшырылган югары технология могҗизалар тудыра. Икенче көнне инде мин аякка бастым. Шундый катлаулы тоелган операция кичергәнемә ышанасы да килми. Монысы – аерым тема. Сәламәт булыгыз!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International