Моң бетмәячәк

2018 елның 30 марты, җомга

Моң бетмәячәк

Арча сәнгать мәктәбенә 15 районнан сәнгатькә гашыйк балалар җыйналды. Биредә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” дип исемләнгән балалар иҗатының XIIIнче республика бәйгесе үткәрелде.

Талантлы балаларны барлау, аларның осталык- ларын, һич югында, чын күңелдән тырышуларын күрү, бәяләү, шуның белән аларга үсәргә этәргеч бирү – менә бу бәйгенең максатлары. Чараны ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та шушы фикерләрне әйтте, яшь башкаручыларга

уңышлар теләде.

Әле үсеп кенә килүче яшь талантларны бәяләргә танылган шәхесләр килгән иде. Шуның белән генә дә “Арча ягы – данлы Тукай ягы”ның нинди дәрәҗәле бәйге булуын күрергә мөмкин.

Бәйге берничә номинация буенча – халык музыка уен кораллары, фортепиано, курай, скрипка, гитара, домра, балалайка, баян, халык уен кораллары ансамбльләре – үтте. 7 яшьтән башлап барлыгы 172 укучы катнашты. Күбесен тыңларга, үз күзлегемнән чыгып бәяләргә тырыштым. Искиткеч талантлы балалар бар. Аларның уйнауларына сокланып туя алмыйсың. Мәсәлән, Урта Курсадан Самат Минһаҗевның баянда уйнавы хәтта жюри әгъзаларын да таң калдырды. Самат бу көнне гран–прига лаек булды.

– Самат бик талантлы укучы. Узган ел ул “Яшь талантлар йолдызлыгы” Бөтенроссия бәйгесендә – икенче, “Арча ягы – данлы Тукай ягы” бәйгесендә беренче урынны яулаган иде. Әле күптән түгел “Алтын мирас” бәйгесеннән икенче урынны алып кайтты, – диде аның турында укытучысы Булат Гайнуллин.

Булат Урта Курсада сәнгать мәктәбе филиалында 12 бала белән эшли. Сеҗе мәктәбендә дә дәресләр алып бара. Балаларның барысы да талантлылар, ди. Саматның энесе Ильяс баянда уйнап урыннар яулаган, җырчы Кәрим Закирҗанов Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева тарафыннан югары бәяләнгән. Укытучы шулай ук Сеҗедән укытучы җырчы Аделина Шакирова, баянчы Әмир Шиһабиев исемнәрен мактап телгә алды.

Мондый яшь талантлар үсеп килгәндә моң бетмәячәк әле. “Арча ягы – данлы Тукай ягы” бәйгесендә безнең районнан күпме бала уңышлы чыгыш ясады. Үз номинацияләрендә Илмир Минҗанов, Самат Минһаҗев, Илназ Хафизов, Салават Нигъмәтҗанов, Айбулат Харисов, Азалия Шиһабиева, Зилә Гайнуллина, “Мирас” гармунчылар ансамбле – беренче, Булат Хәлиуллин, Дәниф Мостафин, Айнур Шәрәфиев, Сусанна Фәйзрахманова, Инсаф Габдрахманов, Рәнис Гыйлаҗиев, Динә Закирова, Диләрә Гыймадиева, Диана Алмаева, “Моң” курайчылар, “Балкашык” фольклор ансамбльләре, Айбулат Харисов, Булат Ситдыйков курайчылар дуэты – икенче, Камил Шәрәфиев, Рүзәл Миннемуллин, Эльмурат Төхвәтуллин, Рәйхан Хәбибуллин, Азат Ахунов, Әмир Галиуллин, Дамир Нурмиев дуэты, курайчылар һәм кубызчылар ансамбле, “Родничок” инструменталь ансамбль өченче дәрәҗә лауреат булдылар. 17 укучы төрле дәрәҗәдәге дипломант исемен алды.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International