Аңа 100 яшь тулды

2018 елның 6 апреле, җомга

Аңа 100 яшь тулды

Мәмсәдә яшәүче Гарифә Касыймова район башлыгы Илшат Нуриевны елмаеп каршы алды, үзе турында бик теләп сөйләде, яшьлек елларын, аның күңелле мизгелләрен дә исенә төшерде, шулай үзен искә алып, туган көне белән котларга килүләре, бүләкләр тапшырулары өчен рәхмәтен белдерде. Ә район башлыгы бу көнне аны 100 яшьлек юбилее белән котларга махсус килгән иде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

– Кара, Путин да минем юбилей турында белә икән, – дип куйды конвертны кулына алгач Гарифә апа.

– Белә икән шул. Өйдәгеләр соңыннан ни язылганын кычкырып укыр, – диюгә каршы:

– Үзем дә бик яхшы укыйм мин аны, – дип көлдереп тә алды.

Гарифә апа 1918 елда Күлтәстә туган. “Әти беренче Бөтендөнья сугышына киткәндә абый, кайткач мин дөньяга килдем. Ул елларда тормыш начар иде. Салам түбәләр, киртә коймалар. Киндер сугып, йон эрләп, киндер күлмәкләр киеп үстек. 9 яшьтән колхоз эшенә йөрдем. Мәктәптә дә укыдым, 5 сыйныф тәмамладым. Сыйныфта 23 бала идек, үзем генә калдым инде.

Мәмсә егете Габделмәлик Касыймов белән аны димләп таныштырганнар. Шушы авылга кунакка килеп йөргән кызга, күрәсең, егетнең күптән күзе төшеп йөргән. Яшьләр 1941 елны өйләнешәләр.

– Ике ай ярым гына торып калдык, Иремне сугышка алдылар. Мин окоп казырга киттем. Аннан 12 яшьлек малайлар белән урак урдым, җир сукаладым, дүрт ел ике ат җиктем. Мин бик таза булдым. Гәүдәгә дә, эшкә дә. Ирләр белән беррәттән ирләр хезмәте башкардым. Баласы юк, дип урман кисәргә дә җибәрәләр иде. Көз китәбез, яз кайтабыз.

Ире 1945 елның ноябрендә сугыштан исән–сау әйләнеп кайта. Тату яши гаилә. Бергәләп колхоз эшенә йөриләр, тормыш йөген тартып баралар. Тик... балалары гына булмый.

– Мәлик бик акыллы, авылда да бик хөрмәтле кеше иде. Бригадир итеп куйдылар. 1984 елда вафат булды. Мин дә эшкә кимен куймадым, – ди хезмәт ветераны. – Соңыннан 20 елдан артык авылда абыстай да булып йөрдем әле. Үзлегемнән өйрәнеп. Мәктәптә укыганда ук җәдитчә, латинча белә идем инде. Әле дә бик күп төрле гәҗит алдырам, барысын да укып барам. Биш вакыт намазымны калдырганым юк.

– Күз күрә, колак ишетәме?

– Мин 40 яшьтән күзлек киям. Ә колак... шыпырт сөйләшкәнне ишетми инде.

Гарифә апа шушы яшенә кадәр бер ялгызы яши. Чәйләр куеп эчәргә дә күп сорамый. “Мине авылда бик хөрмәт итәләр. Бусагам кешедән өзелми. Хәл белергә дә, киңәш–табыш итәргә дә киләләр. Сөйләшеп, чәйләр эчеп утырабыз. Аяк сынганнан соң гына бирештем. Соңгы вакытта бераз авырып та киттем. Шуңа кышка Маратлар үзләренә алып менәләр. Ә юбилеемны үз нигеземдә билгеләп үтәсем килде”, – ди юбиляр.

Марат дигәне ире ягыннан туганы. “Фазылҗан абый сугышта һәлак булгач, өч баласы бездә үсте. Аларны без бактык, – ди Гарифә апа. – Хәзер менә оныгы Мараттан, килене Гөлзилә, аларның балалары Алсу, Илүзә, Инсафтан мин игелек күрәм. Яраткан әбиебез, дип кенә йөртәләр. Чиксез рәхмәтлемен аларга. Алар – тормышым бизәге”.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International