Һәр мөмкинлектән файдаланып

2018 елның 4 мае, җомга

Һәр мөмкинлектән файдаланып

“Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт”, дип көйләп йөрерлек итте быелгы яз.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов метеостанциядән яңа алган мәгълүматлар белән таныштырды. Апрель аенда барысы 67,5 мм явым–төшем яуган. Норма – 35 мм. Узган ел 52,2 мм булган. Болар бит туфракка сеңгән дым, карның да күп өлеше эреп туфракка сеңде.

– Механизаторлар басуга чыгуны көтеп арып бетте инде, – дигән иде “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов бер сөйләшкәндә. Курсалар күпьеллык үләннәр тук- ландыруга 21 апрельдә үк керешкәннәр иде инде. 600 гектардагы күпьеллык үләннәр, 550 гектардагы уҗымнар өстәмә сый алды инде.

– Шулай ук ашлама сибүдә “Яңарыш”, “Игенче”, “Кырлай”, Лотфуллин З.Р., “Кишет”, “Ашытбаш”, “Северный” хуҗалыклары әйбәт эшли, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – “Игенче”дә иртәнге 5тә үк эшкә керешәләр, 1265 гектарда уҗымнар тукландырылды инде, аларда бу эш төгәлләнеп килә.

“Яңарыш” ширкәте басуларына барган көнне дә иртән яңгыр коеп китте.

Хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрдәновның кәефе әйбәт иде.

– Көннәрнең болай торуы әйбәт булды әле, – диде ул. – Башка эшләргә тотынганчы уҗымнарны тукландырып өлгерәбез.

Җәяүләп басу юлыннан керәбез. “Соңгы көннәрдә уҗымнар күзгә күренеп яшәрде, – ди җитәкче. – Гектарга берәр центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез”.

Киң көпчәкләр өстендә утырган “Роса” агрегаты уҗымнар өстеннән элдерә генә! Артыннан ап–ак ашлама бөртекләре ятып кала. Алар дымлы җиргә төшүгә эреп туфракка сеңә.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов кечкенә көрәген тыгып тамыры белән уҗымны казып ала. “Менә бу ак тамырлар быел үскәне инде, – ди ул. – Төнге һәм көндезге температура 5 градус җылылыктан арткач үсемлекләр үсә башлый”.

“Игенче”, “Яңарыш”, “Ашыт”, Закирҗанов Р.М., “Курса МТСы” хуҗалыклары басуларында уҗымнарның торышын карап чыкканнар. Әлегә бар да әйбәт булырга охшаган.

“Роса” агрегаты ашламасын сибеп бетереп, яңасын салдырырга туктады. Тәҗрибәле механизатор Айрат Гыйбаев эшнең рәтен яхшы белә. Фәнил Гыйлаҗев үзенең төягече белән 5 центнерлы капны күтәреп салуга, “Роса” тагын кузгалып китте. Ашламаны Евгений Чугунов ташып тора.

“Яңарыш” ширкәтендә быел яңа чәчү комплексы кайткан, аны кырга алып чыгарга әзерлиләр. Амбарда орлыкларны агулау бара.

– Район хуҗалыклары булган техниканы әзерләп куйды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – “Игенче”, “Яңарыш” хуҗалыклары яңа чәчү комплекслары алды. “Яңарыш”ка яңа “К– 744” тракторы кайтачак. “Ватан” ширкәтенә ике чылбырлы трактор кайтты. “Ашытбаш” ширкәте киң җир эшкәртү агрегаты ала, Закирҗанов Р.М. хуҗалыгы “МТЗ–82” тракторы алды.

Узган ел район буенча бер гектарга 67 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама кертелгән булган. Быел ул 40 килограммнан аз гына артык. “Кырлай”да – 124, “Курса МТСы”нда, “Венета”да – 80, “Игенче”дә – 60, “Казанка”да 52 килограммнан артык. Башкаларда күпкә ким.

– Ашлама алу мөмкинлеге булмаган хуҗалык- ларга да аны тулыландыруның арзанлы юлы бар, – ди Ренат Гатиятов. – Быел пар җирләренә тулысынча сидераль культуралар чәчү бурычы куела. Әлеге культуралар туфракны баета, уңышны арттыра.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International