Гагарин кубогы Арчага кайта

2018 елның 22 июне, җомга

Гагарин кубогы Арчага кайта

Татарстанның “Ак Барс” хоккей командасы быел континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогына ия булды. Бу зур җиңү. Ләкин арчаларны анысыннан бигрәк команда составында якташыбыз, Урта Бирәзә егете 26 яшьлек капкачы Эмиль Гариповның булуы сөендерә.

Күптән түгел безгә Эмиль Гарипов әлеге кубокны Урта Бирәзәгә алып кайта һәм шул уңайдан туган авылында бәйрәм үткәрә икән дигән хәбәр килеп ирешкән иде. Ни өчен Казанда туып–үскән, белем алган Эмиль аны Арчага алып кайтырга булган? Әлеге сорауга җавап алу максатыннан без капкачының үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

– Эмиль – дини егет. Дусты Альберт Яруллин белән Мәккәгә хаҗ кылыр-га китте, – диде әтисе Рамил әфәнде. – Минем белән сөйләшә аласыз, барлык сорауларыгызга да җавап бирергә әзермен.

Әйе, белгәнебезчә, Рамил Гарипов Эмилнең әтисе генә түгел, ярдәмчесе, киңәшчесе, аңа дәрт биреп торучысы, иң зур терәге дә. Аның белән аралашу кызыклырак та килеп чык-ты кебек.

– Әйтегез әле, ни өчен кубокны Урта Бирәзәгә алып кайтырга булдыгыз?

– Казанда яшәсә дә, Эмиль авылда әби–бабасы янында үсте. Атна саен авылга кайта идек. Эмиль җәй буе шунда булды. Тагын ике улыбыз бар әле, берсенә – 15, икенчесенә 7 яшь. Алар өчен дә Урта Бирәзә – иң якын җир. Хәзерге вакытта шунда йорт та салабыз.

Аннан тагын бер сәбәп бар, монысы инде иң мөһиме, дип уйлыйм. Эмильнең туганнан туган ике абыйсы үзәк спорт сараена хоккей белән шөгыльләнергә йөриләр иде. Бервакыт ул да аларга иярде. Бу вакытта аңа әле алты яшь кенә иде. Шул ук вакытта Эмиль көрәш белән дә шөгыльләнде. Мин үзем көрәшче, көрәш буенча Россиянең спорт остасы буларак аның тренеры булдым.

Әмма Эмиль хоккейны якын күрде. Мин дә аңа белгәннәремне өйрәтергә тырыштым. Авылга кайтканда нормативлар тапшырта идем. Урта Бирәзә тау итәгенә барабыз да, мин секундомер белән вакытны карап торам, ул Арча тавына йөгереп менә, төшә. Моннан 10 ел элек, континенталь хоккей лигасы барлыкка килгәч, Эмиль: “Әти, мин Гагарин кубогы алгач, аны үзебезнең Бирәзәгә алып кайтам”, – диде. Мин ул вакытта аның бу сүзләренә игътибар итмәдем. Аллаһы Тәгаләнең амин, дигән сәгатенә туры килер дип кем уйлаган? Менә шул сүзне тормышка ашырырга булдык.

– “Ак Барс” командасына юл озын булдымы?

– Беренче булып Эмиль Идел буе җыелма командасына эләкте. Россия беренчелегендә беренче урынны алдылар. Россия җыелма командасы составында юниорлар арасында дөнья беренчелегендә икенче урынны яулады. Яшьләр арасында дөнья беренчелегендә беренчелеккә чыкты. Ике тапкыр Универсиадада җыелма команда составында уйнап, җиңү яулады. Аннан Әлмәт командасына уйнарга сайлап алдылар. Тәҗрибә туплагач, “Ак Барс”ка килде. Уңышларында тренерларының өлешләре күп дип саныйм. Эмиль алар белән уңды.

– Балаларын спорт белән шөгыльләнергә бирергә теләгән әти–әниләргә теләкләрегез?

– Курыкмаска, тырышырга кирәк. Эмиль искиткеч тырыш булды. Иртәнге 6да буласы күнегүгә 5 тулганчы өйдән чыгып китә идек. Бер мәртәбә дә бармыйм, дип киреләнмәде. Мәктәптә дә яхшы укыды, өч югары белем алырга да өлгерде. Спорт буенча да, кооперация институтын да тәмамлады, юридик белемгә дә ия булды. Дисциплина һәм хезмәт – иң кирәкле сыйфатлар. Кайбер кеше бик сәләтле була. Үзен йолдыз итеп сизә. Уртачалары читтәрәк калып килә. Минем барыбер яхшы килеп чыга, дип беренчеләре тырышмый башлый, ә икенчеләре аеруча бер үҗәтлек белән шөгыльләнә һәм йолдызны узып та китә. Шундый очраклар бик күп. Аллаһы Тәгалә күктән биргәнне көтмәскә кирәк. Эмиль тормышында шундый бер очрак булды, 12 яшендә ул биш умыртка сөяген сындырды. Хоккей белән шөгыльләнүне туктатыгыз, йөзүгә генә йөрегез, диделәр табиблар бертавыштан. Әмма без кирегә чигенмәдек.

– Умыртка сөяге сынды, дисез. Шуннан соң да әнисе улының яңадан спорт белән шөгыльләнүенә каршы килмәдеме?

– Чиләгенә күрә капкачы, диләрме әле? Наилә үзе дә спортчы иде, волейбол уйнады. Аннан бик көчле хатын ул. Һәрвакытта безгә ныклы терәк булды. Бала үзенә максат куйган икән, авыр- лыклар киртә булмаска тиеш.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне Арчада көтеп калабыз.

... 24 июньдә кубокны башта Арчага алып кайталар. Иртәнге 8 тулып 30 минутта аларны Арча хоккейчылары Үзәк стадионда каршы ала. Аннан йөгерешчеләр, озатучылар белән кубокны Урта Бирәзәгә алып барачак- лар.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International