Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн

 

30 июнь көнне”,“Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә  6 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ,Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.

Катнашучылар географиясенә килсәк,Татарстанның барлык районнарыннан диярлек шулай ук  Башкортстан, Мари-Эль  республикаларыннан,   Киров, Оренбург  өлкәсеннән,   12-17 яшьлек 200 гә якын яшүсмер катнаша. Чатырлы ял аланы бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 1 июль   сәгать   5 кә билгеләнде. Балалардан мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан керү тестлары эшләтелде.Эшләрне тикшереп анализлап чыканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ия булдык: балаларның Г.Тукайның иҗатын,тормыш юлын өйрәнергә теләкләре бар икәнлеге исбатланды.

Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә  юнәлтелгән.Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре   уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла.

Аланда остаханә дәресләре 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; ММЧ; мәдәният һәм сәнгать. Бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре килүе көтелә.

Чатырлы ял аланын ябу тантанасы  5 июль көнне узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International