Хезмәт хакы кимемәячәк

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Хезмәт хакы кимемәячәк

Әңгәмәдәш – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов.

– Алмаз Ринатович, күптән түгел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады, укытучылар чираттагы ялга китте һәм... Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәт хакы түләү шартлары турында карар чыгарды. Төрле сүзләр йөри, янәсе хезмәт хакы кимиячәк, кыскартулар булачак...

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә түләү шартлары турында”гы карар 2018 елның 31 маенда (№412) чыкты. Әлеге карар нигезендә югары белемле укытучыларның оклады 8331 сумнан 2018 елның 1 сентябреннән 14236 сумга, ә урта махсус белемле укытучыларның 6831 сумнан 11695 сумга күтәреләчәк. Югары белемле бакча тәрбиячеләренең оклады 9814 сумнан 14232 сумга, урта махсус белемлеләрнеке 8065 сумнан 11693 сумга җитәчәк. Окладтан тыш, өстәп түләүләр күләме дә үзгәрәчәк.

– Яңача исәпләүләрне кайбер педагоглар болай аңлата: оклад үсәчәк, кызыксындыручы өстәмә түләүләр кимиячәк, нәтиҗәдә хезмәт хакы шул килеш калачак. Укытучыларның күңелен бер нәрсә тырнап тора: хезмәт хакының артмавы.

– Хөкүмәтебез сәясәте хезмәт хакын арттыру юнәлешендә эшли. Белүебезчә, хезмәт хакының суммасы кимемәячәк. Бу сүзләрне Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Юрий Прохоров та раслады.

– Гади арифметика: урыннарны алмаштырудан сумма үзгәрми. Ә нәрсә өчен кирәк бу?

– Оклад ул – иртәгеге көнгә гарантия. Өстәмә түләүләр кайбер шәхси факторларга бәйле булырга мөмкин. Ә оклад кагылгысыз. Бу яңалык бюджет өлкәсендә эшләүче башка һөнәр ияләренә дә (мәдәният һ.б.) кагыла. Хезмәт хакын яңача исәп-ләүләр Россия күләмендә бара. Аны һәр субъект үз җирлегенә хас мөмкинлекләрдән чыгып эшли.

– Директорларның хезмәт хакын исәпләүләрдә яңалык бармы?

– Мәктәп директорларының хезмәт хакы нигездә бала санына бәйле булачак.

– Аз балалы авыл мәктәп- ләре директорларына әйбәт булмаган икән.

– Әмма аларның хезмәт хакы элеккесеннән ким булмаячак.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия САТТАРОВА

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International