Мәчетебезгә 25 ел

2018 елның 13 июле, җомга

Мәчетебезгә 25 ел

Заманында Арча ягында да дин көчле таралган. Хәер, ул заманда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, яшәү рәвеше дә булган. Татарларның тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салынган, шуңа муллалар халык алдында абруй казанган.

Әмма революция дингә каршы чыга. Мәчетләр массакүләм ябыла башлый, җимерелә. Бу күренешләр Арча ягын да читләтеп үтми. Ә безнең шәһәрдә Октябрь революциясенә кадәр дә, аннан соң да мәчетләр булмаган. Әмма халык күңелендә ислам диненә уңай караш сүрелмәгән. Дин тыелган заманнарда да хуҗалык йортларында гает намазлары, ифтар мәҗлесләре үткәрелгән, яшерен рәвештә булса да намазын да укыганнар, дин дәресләрен дә үзләштергәннәр.

... Арча халкын дини агартуда, дини гыйлем белән сугаруда Фәсәхәт апа Идрисованың тырышлыгы аерым урын алып тора. Фәсәхәт апа ире Габдерәхим абый белән балаларының дини яктан надан калуларына борчылып, бу хакта Казандагы туганнарына җиткерәләр. Ул үз чиратында аларны Габделхак Каюмов исемле кеше белән таныштыра. Габделхак абый Арчага килеп дин дәресләре бирергә риза була. Шулай итеп, 1976–1979 елларда, әле дин тыелган вакытта, Арчада дин сабаклары укыту башлана. Атна саен Фәсәхәт апа олы мичен ягып кабартмалар пешерә, өстәлгә кайнап торган самоварын утырта, 10–12 кеше озын өстәл тирәли утырып, дин сабаклары өйрәнә. Габдерәхим абый урамда сакта тора. Тикшерүчеләр килсә, дәфтәрләр юкка чыга. Имеш, кунаклар өстәл артында кабартмалар белән чәй эчә. Әнә шулай 10 ел дәвам итә.

Ниһаять, Арча бистәсендә мәчет салу мәсьәләсен күтәреп чыгалар. 1990 елның 3 апрелендә мәчет салу өчен җир бүлеп бирү турында карар чыгарыла. Арчаның ул вакыттагы өченче мәктәбенең яртысын сүтеп, Арча тарихында беренче тапкыр мәчет салырга җир урыны бүлеп бирәләр. 1991 елда Арча үзәгендә Җәмигъ мәчете төзелеше башлана. Бу изге эшкә район җитәкчеләре дә ярдәм күрсәтә. Абдулла хәзрәт Шакиров указлы мулла итеп билгеләнә. Мәдрәсәдә көндезге укулар оештырыла.

1992 елда имам–хатыйб булып Заһретдин хәзрәт Фәйзуллин кайта. Беррәттән дин сабаклары да укыта башлый. Аның шәкертләре Хөсния Идиятуллина күп еллар Арчаның өлкән абыстае, Гөлшат Гыйниятуллина Арча зонасы мөгаллимәләре җитәкчесе булып тора, Наҗия Гыйззәтуллина балаларга дин сабаклары бирә, Сания Касыймова барлык чараларда катнашып, кызын, киявен, оныгын хәзрәт күрсәткән юлдан алып бара.

... Җәмигъ мәчете 1993 елда ачыла. Ачылу тантанасында Коръәннән аятьләрне Сания белән Илгизәр Касыймовларның уллары Шамил укый. 2001 елдан мәчеткә имам–хатыйб итеп Илгизәр Касыймов билгеләнә. Дин тыелган заманда хатыны Сания апа белән Фәсәхәт апа өендә дин сабаклары алган шәкертләрнең берсе ул. Арча халкын дини агартуда, ислам нигезләрен өйрәтүдә икесе бергә кулга–кул тотынып озак еллар армый–талмый эшли алар. Илгизәр абый мәчетне карап, төзекләндереп, яңартып торуга да зур өлеш кертә, ял көнне укырга килгән балаларны сыйлап кайтару, хәлләрен белеп, вәгазьләрен сөйләргә дә җаен таба, мөселман бәйрәмнәрендә балаларга бүләкләр, күчтәнәчләр өләшә. Мәчетнең эчендәге чисталык, тәртип, тәрәзә төбендәге гөлләр – Сания апа хезмәте. Ул әле кышын шәкертләр укытса, җәен балалар лагере оештыра, ифтар мәҗлесләре дә үткәрә. Карт–карчыкларга, авыруларга термос белән Арча буйлап Корбан ашлары өләшеп йөргән чаклары да була аның.

... Җәмигъ мәчете бүгенге көндә нәкъ Арча үзәгендәге тирә–юньгә нур чәчеп торучы дин йортларының берсе. Ул ачылган көннән Арчага көн дә моңлы азан тавышы тарала. Хәзерге вакытта имам–хатыйбы – Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев. Шәкертләр саны да елдан–ел арта бара. Элегрәк тәмамлап чыкканнар арасында күбесе хәзер үзләре шунда белем бирә. Төрле дини чаралар, дин әһелләре белән очрашулар, бәйгеләр оештырыла. Гает вакытларында мәчеттә хәтта басып торырга да урын булмый. Төзелгән чорында өлкәннәрнең: “Ике катлы мәчеткә кем йөрер, чыгымы гына күп булыр”, – дигән сүзенә каршы ул вакытта башкарма комитет рәисе булып эшләгән Рөстәм Миңнехановның: “Юк, җәмәгать, Арчага ике катлы мәчет салабыз, Арча бит ул!” – дигән сүзе дөреслеккә туры килде. Шәһәребездә мәчет булдыру өчен тырышып йөргән, ислам динен үстерү өстендә эшләгән өлкәннәрнең (аларның күбесе мәрхүмнәр инде) теләкләре тормышка ашты.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International