Иске Йортта туган көн узды

2018 елның 13 июле, җомга

Иске Йортта туган көн узды

20 июньдә Иске Йорт авылында яшәүче Хәлимә Сибгатуллинага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов килде. Хәлимә Сөнгать кызына Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Хәлимә апа шушы авылда туып–үсә. Яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башланганчы ук авырлыклар сыный башлый Хәлимәне: икесе дә бер генә ел аерма белән тиф авыруыннан үлеп киткәч, кыз 6 яшендә әти-әнисез тома ятим кала. Аңарчы, сабый вакытларында энеләре һәм сеңлесе дә фани дөньядан киткән була.

Ятим калган кызны әтисенең апасы үз гаиләсенә сыендыра. Аларга гомере буе рәхмәт укып яши Хәлимә апа: “Җизни әйбәт кеше иде, бер дә читкә какмады. Әгәр ул каршы төшсә, апа берни эшли алмас иде. Миңа бик яхшы мөгамәләдә булдылар”, – дип искә ала якын кешеләрен әби.

Мәктәптә башлангыч белем алу гына насыйп була аңа. 15 яшеннән инде тормыш арбасына җигелә: ул чакта Иске Йортта урнашкан “Кызыл таң” тегү артеленә тире иләүче булып урнаша һәм артель ябылганчы шунда эшли. Аннан, лаеклы ялга чыкканчы колхоз фермасында каравылда тора. Каравылда бергә торган тугрылыклы дусты – этен әле дә сагынып искә ала.

1956 елда Хәлимә апа авылдашы Шамил белән гаилә кора. Бәхетләрен түгәрәкләп 4 ир бала дөньяга килә. Тик 14 ел гына яшәп калалар, Шамил абый вакытсыз дөньядан китеп бара. Хәлимә апаның ике улы да дөньяда юк инде… Бүгенге көндә әби Данил улы белән яши, көнгә әллә ничә тапкыр килене Гөлия апа килеп ярдәм итеп тора. “Ярый киленем, төпчек улым Тәлгатьнең хатыны Гөлия бар, ул кызым да, киленем дә, улым да”, – дип рәхмәтләрен укып утыра килененә. Төпчеге Тәлгатен кечкенәдән үзе белән каравылга кадәр алып барып, гел үзе янында булгангамы, аны югалтуны бик авыр кичергән. Уртак кайгы килен белән кайнананы тагын да якынайткан.

“Тормыш рәхәт, әле дөньядан китәсе килми, тик гомер генә кыска калды”, – дип моңсуланып алгаласа да, Хәлимә апа бүгенге көненә шөкер итеп яши. Күзе күрә, колагы ишетә, аяклары үзен йөртә, балалары, оныклары зурлый үзен. Өлкән күңел өчен җылы караш, күркәм сүздән дә кадерле ни бар?!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International