Иренмәскә генә кирәк

2018 елның 20 июле, җомга

Иренмәскә генә кирәк

Кечерәк кенә ферма төзеп, анда сыерлар асраучы, сөтләрен эшкәртеп, аннан күп төрле сөт продуктлары ясаучы Урта Бирәзәдән Садыровлар турында ишетеп белә идем. Беренче тапкыр алар белән ярминкәдә очраштым.

– Товарыбыз аз калды инде. Сатып бетерә яздык, – диде кызлары Алсу.

Чыннан да, әле иртәнге як кына булуга карамастан, киштәләр бушаган иде. Шунда хуҗабикә Нурия ханым үзе дә килеп җитте.

– Без иң беренче сыйфатка игътибар итәбез. Югары сыйфатлы товар тәкъдим иткәндә генә продуктларны алучы була. Безнең бер әйберне дә кире алып киткән юк, – диде ул.

Садыровлар белән якыннанрак танышу өчен тагын берничә тапкыр ярминкәне урап уздым, әмма туры китерә алмадым. Шуңа беркөнне Урта Бирәзәгә өйләренә бардык.

– Әле җиләктән генә кайткан идек. Иртә таңнан чыгып киттек. Җиләк күп. Сораучылар да җитәрлек. Аны да заказ буенча сатабыз, – дип каршы алды Нурия ханым.

Киң, иркен ишегаллары, күңелгә ятышлы һәм уңайлы йортлары, ачык йөзле, елмаеп кына торучы хуҗабикәсе... Нурия ханым белән уртак тел табу бик җиңел булды. Тиз аралашып та киттек. Апас районы кызы икән ул. Авыл хуҗалыгы академиясендә агроном һөнәре үзләштергән Хәлил исемле егеткә кияүгә чыгып Кышкарга кайткан. Һөнәре буенча химик–биолог булса да, авылда җиде ел балалар бакчасы җитәкләгән. Ә Хәлил ферма мөдире дә, хуҗалык рәисе урынбасары да, агроном да булып эшләгән. Авылда йорт салып чыкканнар.

– Әмма балалар бакчасы ябылды, авылдан яшьләр китә башлады. Без дә тәвәккәлләп Арча ягына юл алдык. 2005 елда Урта Бирәзәдә йорт салып чыгып, шунда яши башладык. Мин “Арча” совхозында икътисадчы булып эшләдем. Аннан Наласадагы сөт комбинатына урнаштык. Мин җитәкчесе булдым, Хәлил механик, кызыбыз Алсу (ул Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын һәм читтән торып Казан кооперация техникумын тәмамлады) технолог–лаборант булып урнашты. Һәм менә үз фермабызны төзеп чыктык, – диде Нурия Садырова.

– Сыерлар саны ишлеме?

– Әлегә биш сыерыбыз бар. Нәселлеләр түгел, гадәти сыерлар. Ике тапкыр савабыз. Көнлек савым уртача 22–25 килограмм. Шулай да берсе аерылып тора, көнгә 35 килограмм сөт бирә. Ә бозауларын 3–4 айлык булгач тере килеш сатабыз.

Моннан тыш, Садыровларның ике атлары бар. “Кызыксынып алган идек. Нәселле атлар, документлары белән”, – диде Хәлил кардадагы атларга күрсәтеп.

Тырыш кешедән бар да була, диләр. Садыровлар да әнә нәкъ башка кешеләр кебек бәрәңгесен дә утыртканнар, бер теплицада кыяры, икенчесендә помидоры үсеп утыра, кыярны әллә никадәр банка тозлап куярга да өлгергәннәр. Шул ук вакытта 50 баш бройлер чебиләре үсеп җиткән, ел да 50 баш каз да үстерәләр. Аларын да сатып бетереп баралар.

Сыерлар торагына кердек. Биек, иркен, коры, чиста. Ашарларына мулдан. Көндез көтүгә чыгалар.

– Безнең эш бүленгән. Хәлил терлекләр карый, мин сөт продуктлары ясыйм, Алсу аларны урнаштыру белән мәшгуль. Көтүгә алып чыгу өчен Йосыф исемле егетне эшкә алдык, – ди Нурия ханым. – Әлегә кадәр сөтне өйдә эшкәртәбез. Янкорма ясап, шунда суыткычы белән кечкенә цех ясый башладык.

– Азыкны сатып аласызмы? Хәзер бар да кыйммәт бит. Керемгә караганда чыгым күбрәк булмыймы?

– Бар нәрсәне дә сатып алабыз. Керем һәм чыгымны аерым исәпләгән юк. 13–14 сумга сөт сату белән генә чикләнсәк, файдасы тимәс иде. Сөтне эшкәртеп, төрле сөт продуктларына әйләндереп саткач үзебезгә җитә. Акчага әйләндереп әйткәндә, өчебезгә утызар мең сум хезмәт хакы чыгып бара.

– Сөт продуктларыннан нәрсәләр ясыйсыз?

– Корт, кортлы май (кортка үзебез каймактан язган сыер маен, шикәр комын салып 15–30 минут кайнатабыз), йогурт, ике төрле адыгея сыры (укроплы, ул үзенә бер тәм бирә, укропсыз), каймак, каймактан язган май, эремчек (анысы да ике төрле, 5 процентлысы сөт белән, майсызландырылганы сепарат сөтеннән), куертылган сөт һәм башкалар. Әлбәттә инде, сөт килеш тә сатабыз.

– Аларны урнаштыру проблема түгелме?

– Сату белән Алсу шөгыльләнә. Ярминкәгә алып килә идек. Әлегә туктаттык. Җылы һавада тәмсезләнмәсен, дидек. Суыткычтан гына алып свежий килеш бирергә тырышабыз. Үз клиентларыбыз да бар. Заказ бирүчеләрнең өйләренә йөреп өләшеп чыгабыз. Илтеп бирү бушка. Алсуга гына шалтыраталар.

– Сыерлар санын арттырырга уйламыйсызмы?

– Киләчәккә сыерлар санын 10 башка җиткерергә исәп бар, – диде Нурия ханым. – Үз эшебезне башлап җибәрүебезгә сөенәбез. Бердән, тынычлыгы кадерле. Аннан үз тапканыбыз үзебезгә. Иренмәскә генә кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International