Һәр очрашу – якты истәлек

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Һәр очрашу – якты истәлек

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 23 июльдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырды.

Вакыт аяусыз, илебез азатлыгын яулап калган ветераннарыбыз сафы көннән–көн сирәгәя бара. Шөкер, бүген әле алар бар һәм һәркайсы белән очрашып сөйләшү үзе бер якты истәлек.

Бари ага Муллагалиев Түбән Оры  авылында туган. Башлангыч белем алгач гаиләгә булышу теләге белән колхозда эшли башлый. 1943 елда фронтка алына, Украина, Болгария, Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә.

Сугыштан соң ул туган авылына кайта, намус белән хезмәт итә. 1956 елда гаиләсе белән Арчага күчәләр, тимер юлда, башка оешмаларда эшли.

Сәлмән Мәүлетов тумышы белән Омск өлкәсеннән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном белгечлеге ала.

1943 елда аны да фронтка алалар. Хәрби–чик буе округында телеграфчы–морзист була. 1945 елда Кытайны япон баскынчыларыннан азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен күп бүләкләр ала.

Сугыштан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, 1951 елда Арча районына билгеләнә. Ул озак еллар намус белән хезмәт итә, үзен яхшы белгеч итеп таныта, район халкы алдында абруй яулый.

Тәлгать Ногманов Субаш Аты авылында туган. Алтынчы сыйныфны тәмамлауга сугыш башлана, әтисен фронтка алалар. Гаиләдәге ирләр эше өлкән малай җилкәсенә төшә. 17 яшьтә армиягә чакырыла. Владивос- токта хәрби әзерлек үтә, Кытайда хезмәт итә, дошман миналарын зарарсызландыру төп бурычлары була. Сигез ел хезмәт итәргә туры килә.

Арчада лаеклы ялга чыкканчы 30 ел коммуналь хуҗалыкта шофер була.

Мөбарәкҗан Закирҗанов Мирҗәм авылында туып–үсә. Гаиләдә 5 малай булалар. Тракторчылар әзерләү курсында укый, җир сөрә, чәчә, урып–җыя. 1942 елда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләп йөргәндә повестка китерәләр. Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Квантун армиясен тар–мар итүдә катнаша.

1947 елда Мирҗәмгә кайтып яңадан тракторга утыра. 40 елдан артык  “Ватан” совхозының алдынгы тракторчысы була.

Шәйхулла Шәйдуллин – Чүпрәле районыннан. 1937 елда Үзбәкстанга күченәләр. Шунда педагогика курсларын тәмамлый, физика һәм математика фәннәрен укыта.

1944 елда армиягә алалар, булачак танкистларны өйрәтә. Сугыштан соң, райпот- ребсоюзда хисапчы була. 1992 елдан Сеҗе авылында яши.

Равил Фазлыев Иске Йорт авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлагач бригадир итеп куялар. 1943  елда армиягә алына. 1950 елның ноябрендә генә кайта. Колхозда 10 ел бригадир, 23 ел зоотехник булып эшли.

Рәис Сәгыйтьҗанов Хәсәншәех авылында туа. 1943 елдан фронтта, автоматчы була, яралана. “1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң механизатор булып эшли.

Илшат Габделфәртович ветераннарның һәркайсы белән җылы итеп сөйләште, аларга саулык–сәламәтлек теләде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International