Мәдәният учаклары ни хәлдә?

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Мәдәният учаклары ни хәлдә?

Җәй ял, хозурлык чоры булса да, һәркем өчен кышка әзерлек чоры да. Районның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре бу эшкә иртә яздан ук тотына, дисәк тә ялгыш булмас.

Кышка әзерлекне тикшергәндә комиссия әгъзалары бинаның тышкы һәм эчке халәтенә, территориядәге чисталык-пөхтәлеккә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә, җиһазларның, әсбапларның сакланышына, эш планының үтәлешенә һ.б. игътибар бирә. Комиссия составында үзәкләштерелгән китапханә вәкилләре дә бар. Алар әзерлектән тыш, китап фондының, вакытлы матбугатның сакланышын да тикшерә. Китапханәчеләр мәдәни чараларны, җәмәгать эшләрен авыл җирлеге башлыгы, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән килешеп, аңлашып башкара.

Мәдәният өлкәсендә бинаны төзекләндерүне җитәкчелек белән бергәләп эшләүчеләр дә, үз җилкәләренә генә күтәрүчеләр дә бар. Әлбәттә, кайбер җитшесезлекләрне бетерүне, ремонт эшләрен учреждение җитәкчесе белән авыл җирлеге генә башкарып чыга алмаска да мөмкин.

Әйтик, Шурабаш авыл китапханәсенең эчке ягын китапханәче үз тырышлыгы белән төзекләндергән, иганәче ярдәме белән заманча пәрдәләр алып элгән, тик бинада ут чыбыклары начар хәлдә. Ә Шура клубы хәтта инде янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирми. Биредә “Чордашлар” халык фольклор коллективы эшли, тиздән 10 еллык юбилейларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин аны кайда уздырасы? Авыл халкы зарыгып районнан ярдәм көтә.  Гомумән, республиканың ныклап төзекләндерү программасына керергә өметләнүче мәдәният учреждениеләре шактый. Сөрде мәдәният йортының да түшәме тузган, кеше өстенә төшү куркынычы бар. Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Ашытбаш, Штерә мәдәният йортлары да төзекләндерүне сорый. Биредә тәрәзәләр тузган, электр чыбыкларын яңартырга кирәк. Урта Пошалым мәдәният йорты авария хәлендә, бинага кеше җыярга куркыныч. Китапханә дә шунда урнашкан, мөдирләр бинага халыкның күп җыелуыннан куркып тора. Алла сакласын, ни булмас.

Ә менә Югары Пошалым клубын мөдир гаиләсе, авыл яшьләре белән бергәләп рәткә китергән, бу клуб та начарлар рәтендә иде. Төзелеш материаллары  белән Үрнәк авыл җирлеге ярдәм иткән. Шулай ук Иске Кенәр авыл китапханәсенең эчке ягына китапханәченең үзе һәм гаиләсе тырышлыгы белән ремонт ясалган, территориядә тәртип урнаштырылган, чәчәкләр шаулап утыра. “Монда күптән түгел яңа кеше — Рәзинә Мәгъсүмова эшли башлады. Аның кебекләр күбрәк булса иде”, - ди Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова.

Мирҗәм клубында да Апаз авыл җирлеге ярдәме белән төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу — районда иң “өлкән” клуб, яше 100 дән артык. Апаз авыл җирлегенә караган  мәдәният учреждениеләре җирлек җитәкчеләре тарафыннан ярдәм күреп эшли, һәммәсе үрнәкләр рәтендә. Хәсәншәех мәдәният йортының гына  тәрәзәләрен яңартасы бар, иганәче булышлыгына өмет итәләр.

Районда яңа ачылган, республика программасы ярдәмендә ныклап төзекләндерелгән учреждениеләр дә күп. Бу исәптән Ташкичү, Наласа, Утар Аты мәдәният йортларын, Алан, Курса Почмак, Каенсар, Кушлавыч клубларын, яңа клублы Урта Бирәзәне, Сарай-Чокырчаны атап була.  Түбән Орыда яңа клуб төзелеп ята. Аны октябрь башларына ачылыр дип, инде яңа концерт сезонын башлап җибәрергә әзерләнеп йөриләр.

Тик яңалары арасында да төрлесе бар. Иске Иябаш клубының ачылганына өч кенә ел әле. Ә эченә керсәң... Түбәдән су үтеп саргаеп беткән, стеналар эчтән ярылган... Быел давыл түбәсенең хәйран өлешен каерган булган, аны клуб мөдире гаиләсе белән рәтләп куйган. Үз эшенә бирелгән мөдир эшли монда. Әкият геройлары белән бизәлгән клуб бакчасына хәтта өлкәннәр дә ял итеп утырырга килә. Орнаш- баш клубы да узган ел гына ачылган иде, инде аның да стеналары чатнаган.

Төзекләндерүне көтүчеләр арасында Чиканас клубы да бар, аның керү-чыгу өлеше терәүдә утыра. Иске Чүрилеләр дә мәдәният йортын ныклап төзекләндерүгә чират көтәләр. Иске Кырлай мәдәният йортына керү баскычларының ишелә баруы, бинаның күптән агарту күрмәве күзгә ташлана. “Кемдер эшләгәнне көтеп ята торган заман түгел, вак-төяк, артык зур чыгымнар сорамый торганнарына авыл җирлеге бераз булышып җибәрсә, хезмәткәрләрнең дә күңеле үсәчәк”, — дип мисалга Югары Пошалым клубын китерәләр.

Урта Курса мәдәният йортын үрнәк итеп әйтмичә булмый. Эче, тышы гына түгел, эшләгән эшләре белән дә үрнәк бу учреждение. Быел территорияне бизәү буенча да зур эш башкарганнар.

Күп кенә китапханәләр мәдәният учреждениеләре белән бер бинада урнашкан. Шунлыктан, аларның да шактые ярдәмгә мохтаҗ. Мәсәлән, Иске Ашыт, Ашытбаш, Иске Төрнәле, Урта Сәрдә, Сеҗе китапханәләрендә электр чыбыкларын, Яңа Кенәр, Сөрде, Урта Пошалым, Иске Чүриле, Сеҗе китапханәләренең тәрәзәләрен алыштырасы бар. Арча шәһәренә караучы Зур Бирәзә китапханәсенең дә тәрәзәләре тузган, идәне начар хәлдә, ә Күпербаш китапханәсенең түбәсеннән су үтә. Түбәдән су үтүдән Иске Кишет, Урта Сәрдә китапханәчеләре дә җәфа чигә икән. 

Күпербаш мәдәният йорты хезмәткәрләре бинаның тышкы ягыннан югары өлешен буяу, яңарту  эшләрен башкара алмаудан зарланды. Монда, әлбәттә, шәһәр хакимиятенең ярдәме кирәк.

Лесхоз китапханәсе дә мәдәният йортында урнашкан. Бар да яхшы, тик бер уңайсыз ягы бар: икенче катка китапханәгә күтәрелү өчен баскычы уңайсыз, балаларның егылып төшү куркынычы бар.

Гомумән, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә, китапханәләр дә эшләрен намус белән башкарырга тырыша. Үзләре эшли алмаганына гына ярдәм кирәк. “Төзекләндерүгә ярдәм булса иде”, — дип хыяллана алар.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International