Әллә нинди, дәһшәтле матурлык бу!

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Әллә нинди, дәһшәтле матурлык бу!

Көне шәп булды! Ел да Ат көнендә яңгыр яумый калмый иде. Бу юлы көн кояшлы һәм матур булды. Бәйрәмгә Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев кайтты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Ярышлар иртәнге сәгать 6дан башланды.

 7 ат 80 км.га, 1 ат 120 км.га кузгалды. Соңрак 13 ат 40 км.га старт алды. Атлар тиешле араны юртып кына барды. 20 км.ны үткән саен финишка килеп, ветеринария тикшерүе уздылар. Кан басымнарын, йөрәк тибешләрен, кыскасы, атның физик халәтен  тикшерделәр. Хәлләре яхшы атлар дистанцияне дәвам иттеләр. Бу юлы атлар азрак булды. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кайт-кан ветеринарлар моны болай дип аңлатты: бер атна элек кенә Россия чемпионаты булу сәбәпле күп атлар ярышка килә алмады. Чөнки 2-3 атна үтмичә атларны тагын ярышка кертергә ярамый.

120 км. ярышта катнашкан ат Нальчиктан (Кабардино-Балкария) килгән иде. Җайдагы яшь кенә бер кыз. Үзе белән Вика Осипова дип таныштырды. Атның хуҗасы Ахьед Махов: “15 атым бар, — дип сөйләде. — Иркендә йөриләр. Көн дә таулар, сулыклар аша зур юллар үтәбез. Ярышларда катнашып торабыз. Чит илләргә чыгабыз. Җиңүләр яулыйбыз. Ә бүгенге ярышта безнең атларга каршылыклар, авырлыклар (таулар, сулыклар) җитмәде. Атларның мондый зур арага ярышулары ул спорт, ә менә  якын арага зур тизлек белән чабулары — монысы шоу!”

 Милләттәшләребез арасында әлеге ат спорты белән шөгыльләнгән тырыш, йөрәкле ир–егетләр бар.  Лениногорск районыннан Фәрит Нәбиуллин ярышка 6 ат алып килгән.  “350 атым бар, — дип сөйләде ул. — Татар атларын үрчетәбез. Чабышкылар, ерак арага юртучы атлар әзерлибез. Кымыз ясыйбыз. Атлар иркендә, далада, тауларда йөри. Кышын да үзләре тибенеп, ризык таба. Татар атларын төрле өлкәләрдән җыйдык. Алар бик чыдам. Кигәвенгә дә исе китми, салкын, эссегә дә, ерак, каршылыклы юлга да түзә. Районда ат йөздерү, кыз куу кебек милли ярышлар оештырабыз”. Ярышта җиңүчеләрне котлаганда Фәрит Нәбиуллин кебек сөенгән кеше булмагандыр! Аның улы Самат Нәбиуллин үз атында 40 км. араны иң уңышлы үтүче булды! Татар атлары ярышында шулай ук аларның аты (җайдагы Динә Хәйретдинова)  финишка беренче килде!

Биектаудан атчы–фермер Ленар Усманов: “40 ат бар, – дип сөйләде. – Ерак арага юртучы атлар көн дә 20 км. йөриләр. Кызыбыз Адилә бүгенге ярышта катнаша. Үзем дә кечкенәдән колхоз атлары арасында үстем”. Усманов атлары 40 км. араны уңышлы үттеләр. Лениногорск атчысы Фәрит Нәбиуллин: “Ленар Усманов – абруйлы ярышларда катнашкан һәм җиңгән данлыклы атчы!” – дип, безнең сөйләшүне тагын да куәтләп җибәрде.

 2 км.га чапкан атлар ярышы комментаторы Фәрхәт Зыятов “Ак барс” агрокомплексы”  ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка аерым рәхмәт әйтте. Чөнки аларның атлары ярышта матур чыгыш ясадылар.

Матур итеп бизәлгән атлар 18ләп иде. Кечкенә тае белән килгән атка аерата сөеп карадылар. Сөрде авылыннан Чулпан–Тәлгать Салиховлар аты иде ул. “Тай 30 августта – Республика көнендә туды, – дип сөйләде алар. – Исеме дә Август. Атны 20 еллап тотабыз инде. Хуҗалык эшендә бик ярап тора”. ТРның Премьер–министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җигүле ат хуҗалары белән исәнләшеп, хәлләрен белеште, хәтта тарантасларга, арбаларга утырып карады, атчыларга кушылып җырлады.  Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Менә ат нишләтә кешене! Ул аңа туг-

ры дус, хезмәт күрсәтүче һәм күңелләрне нечкәртеп җибәреп, яхшы кәеф бүләк итүче дә! “Бүген профессионалларның гына ат ярышы түгел, – дип сөйләде Васыйл Шәйхразиев. – Бүген ат асраучы гади хезмәт кешесе дә җигүле аты белән ярышларда катнаша ала”. Бәйрәмгә Яңа Кенәрдән Әхтәм Әхмәтшин өлкән яшьтә булуына карамастан, җигүле аты белән килми калмый. Арбалы атлар йөк төяп  узыштылар. Мәйданда үзешчәннәр җырлап–биеп торды. Кыскасы, Ат көне ярышлар, котлаулар, бүләкләр белән бик матур үтте. Ат көне, ат ярышлары – әллә нинди, дәһшәтле матурлык иде бу!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International