Солдат булыргамы, контрактчымы?

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Солдат булыргамы, контрактчымы?

Армия хезмәтен узганнар элек-электән дәрәҗәле саналган. Соңгы елларда аның дәрәҗәсе тагын да артты сыман, армия мәктәбен узмаганнарга эшкә урнашуы да кыенлаша бара.

Яшьләр укып бетерә дә, эш таба алмыйча аптырап йөри, эш бирүчегә көнлекче булып яллана, “шабашка”га чыгып китеп, нинди һава торышы булуга карамастан, ачык һавада да, салкында да эшләргә мәҗбүр. Әле бит тормыш корасы, торакны кайгыртасы бар. Төпле эш урының булмагач, аларны нинди акчага булдырырга? Әнә шундый уйлар белән гаҗизләнеп йөрүчеләргә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов контракт буенча хезмәт итәргә дигән киңәш бирә. “Контракт буенча хезмәт иткән егетләр хезмәт срогын бетереп кайт-

канда өйләнерлек маялы була. Озак вакытка калганнар даими торак шартын да кайгырта алачак”, — дип контрактчылар өчен файдалы мөмкинлекләрне санап китә ул. Алар турында газетабызның 14 сентябрь санында язып чыккан идек. Эшсезлек дигәннән, район мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 19-40 яшьлекләр 20гә якын. Ә исәпкә басмаганнары ничаклыдыр! Яшәгән урынында эш тапмаган яшьләр Казанга чыгып китәргә мәҗбүр. Араларында эшсезлектән җинаять юлына басканы да шактый. Район полиция бүлеге мәгълүматлары буенча, 40 яшькә кадәрле 50 егет төрмәдә утырып чыккан. Ә Арчаның җәзаларны үтәтү идарәсендә исәптә торучы контракт яшендәге егетләрнең саны 50дән артып китә. “Бу хакта әти-әниләр дә балаларының киләчәген кайгыртып уйлансын иде, — дип киңәш бирә хәрби комиссар. — Әгәр яшьләр эш белән мәшгуль булса, начарлык кылмаячак. Ә контракт белән хезмәт итү ул яшьләр өчен бер шөгыль”.

Контрактчыларның мая туплавы, хезмәтнең уңайлы яклары булуы чыннан да хак. Бу турыда беркөн хәрби комиссариатта Фәрид Геймадинов белән очрашып аралашканда тагын инанылды. Фәрид контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә йөри икән, хәрби комиссариатка да шул мәсьәлә буенча килгән.

“Мин контракт буенча ике ел хезмәт итеп 2016 елда кайткан идем инде. Биредә үземә ошаган уңайлы эш таба алмагач, кабат китәргә уйладым”, — ди. Димәк, контракт буенча хезмәтнең уңай яклары күп, юкса, кабат китәм дип йөрмәс иде. Екатеринбургта хезмәт иткән ул. Армиягә киткәнче урта махсус белемгә ия булып, “В”, “С”, “Е” категорияле техника йөртү хокукына ия булган егет армиядә өлкән бензин салып торучы хезмәтен башкарган.

“Контрактчылар гадәттә шәһәрдә фатирларда яши. Ә мин үз теләгем белән тулай торакта тордым. Андагы шартлар да фатирдагыдан ким түгел. Иртән сәгать 8гә эшкә баргандай тезелүгә барабыз, кич 6га кадәр хезмәттә. Кайчак көндезләрен буш вакытлар була, андый чакта торган җиреңә кайтып ял итеп алырга мөмкин. Көндезге ашка дә ике сәгать вакыт бирелә. Ул вакытта үз эшләреңне карарга була. Ә гомумән, үз эшләре өчен контрактчы кичке сәгать 6дан соң буш. Ул вакытта шәһәргә дә чыгып йөрдем. Хезмәт иткән урыным шәһәр эчендә урнашкан иде”, — дип сөйли Фәрид.

Туклану, кием мәсьәләләре белән дә кызыксындым. “Туклану “швед өстәле” рәвешендә иде, нәрсә телисең шул бар: салатлар, беренче, икенче... Килүгә киемнәр бирделәр. Кышын да салкын булмады ул кием белән”, — ди. Чыннан да, акча эшләп мая туплап кайтып була икән, моны Фәрит үзе дә инкарь итми. Ай саен 27 мең сум чыккан (бу суммадан керемгә салына торган салым тотыла), ә ел ахырында унөченче хезмәт хакы, матди ярдәм алганнар. Туклану, яшәү, киенү бушлай булгач, хезмәт хакының күбесе янга кала. Бирегә кайткач күңеленә хуш килгән әйбәт түләүле эш таба алмаган егет янә контракт буенча хезмәт итәргә китү турында карар кылган. “Контракт белән хезмәт итүнең бер елы икегә санала”, — дип, ул ягын да кайгыртып куя. Әлбәттә, стаж буенча лаек- лы ялга чыкканда анысы да бик кирәк. “Техниканы яратсаң, үзенә тарта”, — диюче егет тагын техникада хезмәт итәргә дип җыенып йөри. Хәерле юллар үзенә!

Арча егете Нияз Абдуллинның солдат хезмәтеннән кайтуына өч айдан артык кына әле. Укыту-өйрәнүләрне Әстерханда уза ул. Аннары Мари Илендә, хезмәтен шуннан тәмамлап кайта. Казан Дәүләт энергетика университетын тәмамлап китсә дә, өйрәнүләр вакытында машина йөртергә өйрәнеп, механик-шофер булып хезмәт итә. Шунысы әйбәт, хәзер армиядә солдатлар арасында бер-берсен кыерсыту юк, диләр (әллә егетләр әйтеп кенә бетермиме?). Димәк, солдат тынычлап йоклый ала. Армиянең тагын бер әйбәт ягы — солдатларга туганнары белән телефон аша аралашу мөмкинлеге тудырылган. Әлбәттә, теләүчеләрне эш белән дә тәэмин итә ала.

“Безнең частьта да контрактчы егетләр хезмәт итте. Эш беткәннән соң алар өйләренә, без казармага кайтып китә идек. Контрактчылар арасында ярты елдан соң өйләренә кайтып якыннары белән күрешеп килүчеләр дә бар. Ә без бер елдан соң гына кайта алдык. Контрактчылар 20 меңнән артык хезмәт хакы алганга, туганнарына да акчалата ярдәм күрсәтә ала”, — дип контрактның кызыктыра торган якларын санап китсә дә, гади солдатның туклану рәвешеннән (анысын әйбәт булды дип мактады), махсус киемнәреннән (салкын булса да түзелгән) канәгать булып, ай саен бирелә торган 2000 сум хезмәт хакы алып хезмәт иткән егет бүгенге көндә туган ягында үзе теләгән эш табуына шат булып яшәп ята.

“Сәламәт булган һәр егет армия мәктәбен үтәргә тиеш, — дип саный ул. — Армия дөньяга карашны үзгәртә, тормышны тирәннән аңлый башлыйсың, фикерләр дә төплегә әйләнә”.

Ә сайлау хокукы егетләрнең үзеннән тора: гади солдат булып китәргәме, әллә контрактчы булыпмы?..

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International