Халкыбыз – иң зур байлыгыбыз

2019 елның 1 марты, җомга

Халкыбыз – иң зур байлыгыбыз

Кичә Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме узды. Илшат Габделфәрт улы Нуриев район башлыгы булып эшли башлаганнан соң матур традициягә әверелде ул.

Район Мәдәният йортында бу көнне хезмәт алдынгыларының иң-иңнәре җыелды.

– Мин сезнең белән горурланам, халкыбыз – иң зур байлыгыбыз, – дип мөрәҗәгать итте залда утыручыларга район җитәкчесе. – Бу залга күп йолдызлар җыелган, сезнең тырышлык, фидакарьлек белән район матур җиңүләр яулый. Узган ел 153 мең тонна ашлык җыйнап республикада икенче булдык. Республикадагы бәрәңгенең өчтән берен үстерәбез.

Ит җитештерү күрсәткечләре әйбәт, сөт җитештерү буенча 6-7нче урыннарда барабыз. Районнар арасында иң күп торак төзүчеләр арасында. Яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә. Үз алдына зур максатлар куеп яшәгән районның киләчәге матур. Шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бәйрәм белән тәбрик итеп, Арча районының республикада аерым урын тотуын билгеләп үтте. “Уңышларыгызның тагын да зуррак булачагына ышанам, чөнки районда тату, бик эшчән халык яши”, – диде ул.

Мондый зур бәйрәмнәрдә күргәзмәләр оештырыла, районның бүгенге яшәешен шуларга карап та күзаллап була. Читтән китерелгән бернәрсә дә юк биредә – барысы да үзебездә булдырылган байлыклар. Бәрәңге, кишер, кәбестә, ашамлыклар – “Кырлай” ширкәтенеке. Сыр да, кымыз да, колбаса да ясыйлар бездә. Балның нинди төрдәгеләре юк. “АСПК” җәмгыяте кирпечләре, “Металл” ширкәте эшләнмәләре, түбәтәйләр, читекләр һ.б. Урман хуҗалыгы башка байлыклары белән дару үләннәренә кадәр куйган. Халкыбыз- ның уңганлыгына, булганлыгына сокланырлык.

Авылларыбызның киләчәге тырыш кешеләр кулында. Бәхеткә, гаилә династияләре белән туган авылларында матур гомер итүчеләр бар. Иске Ашыттан Хәлиуллиннарны бөтен зал алкышлады. Гаилә башлыгы Нәҗип Хәлиуллин гомере буе тракторда эшләп узган ел лаеклы ялга чыккан. Әмма аңа өйдә дә эш җитәрлек, абзар тулы мал асрыйлар. Хатыны Сүрия озак еллар фермада эшли. Кызлары Нурия шулай ук терлекче, кияүләре Раушан тракторчы. Кече уллары Рәмзил югары уку йортын тәмамлап “Ашыт” хуҗалыгында баш агроном булып эшли.

Район башлыгы Илшат Нуриев аларның һәркайсына рәхмәт әйтеп бүләкләр бирде.

Хезмәт алдынгылары бер-бер артлы сәхнәгә чыга торды. Бүләкләрне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.

Бүләкләүләр район үзешчәннәре, республика артистлары чыгышлары белән аралашып барды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International