Эшче төркем бәя бирде

2019 елның 22 марты, җомга

Эшче төркем бәя бирде

Район Иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы Иске Кырлай авыл җирлегендә узды. Советның Ринат Һидиятов җитәкчелегендәге эшче төркеме җирлекләргә барып, авыл халкының яшәеше, социаль-көнкүреш объектларының хәле белән танышып кайта, аннан, булган проблемаларны район хакимиятенә җиткереп, аны чишү юлларын эзләшә.

Эшче төркем килгән көн Иске Кырлай мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме уздырган вакытка туры килде. Биредә ел да бәйрәмне балалар күңелендә калырлык итеп уздыралар: урамда самавырда чәй кайный, табада кайнар коймак чыжлый, мәктәп укучылары җыр-биюле уеннары белән кышны озатып язны каршы ала. Аннары, уку елындагы авырлыклар очып көлгә әйләнсен дип, карачкы яндыралар. Мәктәп фойесы укытучы-укучыларның тырышлыклары белән яуланган грамота, кубоклар, оста куллар түгәрәгендә ясалган эшләнмәләр белән бизәлгән. Мәктәпнең спорт өлкәсендә уңышлары күп, оста чаңгычылары республика күләмендә билгеле. Биредә балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбияләп, белем алуда да көч өстәргә ярдәм итәләр. Кул эшләнмәләре түгәрәген Гөлназ Хәбибуллина алып бара. Арча педагогика көллиятендә укыганда Зөһрә Кәримова кулы астында челтәр бәйләргә өйрәнгән кыз бүген энҗедән гөлләр үрә. Аның балалар белән бергә эшләгән хезмәтләре ярминкә-күргәзмәләрдә район, башкала халкын да сөендерә.

Авылның балалар бакчасы да мәктәп бинасында урнашкан. Бакчага 20 бала йөри, нәниләрне хәтта Арчадан ук китерәләр икән. Авылда балалар өчен мәктәп булса, өлкәннәргә медпункт, гомумән, бар халыкка күңел ачу урыны кирәк. Иске Кырлайда медпункт та, китапханә дә мәдәният йорты бинасында урнашкан. Без килгәндә китапханәнең даими укучылары – өлкән яшьтәге апалар китап укып утыра иде. Китапханәче Венера Хәмзинага рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Китапханә Өтнә, Әзәк авылларына да хезмәт күрсәтә, мөдир китапларны өйләргә алып бара. Тик әлеге мәдәният йорты бинасы инде үзенең берничә дистә ел халыкка хезмәт итүенең нәтиҗәсен күрсәтә – бинаның стеналарына су үтә, керү юлындагы баскычлар яңартуны таләп итә. Гомумән, бинага ныклап төзекләндерү кирәк. Китапханә дигәннән, Мөндеш китапханәсенең бинасы яраксыз хәлгә килгәч, авыл җирлеге район җитәкчеләре белән киңәшләшеп, аны Югары Мәтәскәдә бушап калган яңа мәктәп бинасына күчергән. Хәзер бу бинада почта, китапханә ике авыл халкына хезмәт күрсәтә. Без кергәндә биредә дә китап укучылар бар иде. “Халык йөри, – ди китапханәче Миләүшә Шәмсетдинова. – 570 укучы, фондта 6200 китап бар. Бирегә килә алмаганнарга китапны өйләренә алып барам. 92 яшьлек укучы әбием дә бар”. Мөндеш балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп тә заманча төзелгән бер бинага урнашкан. Шәһәр бакчалары бер якта торсын! Балалар кунакларга җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтеп матур чыгышларын да бүләк итте. Бакчага 56 бала (17се Арчадан) йөри, мәктәптә укучылар – 19, быел беренче сыйныфка 10 бала керәчәк. Авыл халкы модульле ФАПка да сөенеп туя алмый, шәфкать туташларына рәхмәт кенә укыйлар. Мөндеш халкы өчен яңалык – быел авылның үзәк урамына 800 метрга асфальт салыначак һәм 100 урынга исәпләнгән клуб төзү планга кертелгән.

Юлыбыз – Мөндештәге танылган эшмәкәр Динар Төхвәтуллинның биләмәләренә. Заманалар үзгәргән елларда Арча селхозтехникасының Мөндеш бүлеге биналарында эш башлаганда бүген фермалар төзеп, аларга күрше-тирә район халкы да рәхмәтле булыр дип уйламаган да булгандыр Динар Илдар улы. Бүгенге көндә ширкәттә 100дән артык кеше эшли, җәйге сезонда 250гә кадәр җитәләр икән. Мөндешлеләрне генә түгел, райондагы күп авылның ир-егетен эшли итте ширкәт. Хезмәт хакы уртача 25 мең сум чыга.

Авылларны тырыш кешеләр яшәтә. Әйтик, Хәлим Гарипов кебекләр. “Мөндештә 4 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шуларның иң уңышлы эшләүчесе – Хәлим Хәнәфи улы”, – дип таныштырды җирлек башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. Крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлгәннән соң бүгенге көнгә ирешелгәннәрнең артында ни ятканын Хәлим абый үзе генә беләдер. 50 баш савым сые- ры, барлыгы 170кә якын терлеге, кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы, пилорамасы, 500 гектар җире булган хуҗалыкта 12 кеше хезмәт куя. Аның тагын бер ферма төзү хыялы бар. Бар да ал да гөл генә түгел, проблемасы да бар: җирләре (халыктан сатып яки арендага алынган пай җирләре) авыл янында түгел, еракта, төрле урыннарда, шуны бер урыннан алып булмас микән, дигән гозерен җиткерде ул эшче төркемгә.

“Җирлектә үз эшен башлап җибәрергә, фермер булырга теләүчеләр күп. Авыл халкы сыерны да күп- ләп асрый. 8 авылга 284 баш сыер малы бар”, – ди җирлек башлыгы. Тагын бер уңган, тырыш гаиләдә булырга туры килде – Түбән Мәтәскәдә яшәүче Халисә һәм Илнар Сәгъдиевларда. Яшь гаилә булып башка чыгып яши башлагач та, үгез, кәҗәләр асраган гаилә 2014 елда шәхси ярдәмче хуҗалык булып теркәлә. Бүгенге көндә 7 баш сыерлары, үгезләр, бозаулары бар. Исәпләре – терлекләрне ишәйтү. Чөнки хәзер балалары кул арасына керә башлаган, хезмәтнең җимешен татып үсәләр.

Данис Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары курай моңнары белән каршы алды. Биредә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы эшли, Чулпан, Рәдис Харисовлар балаларны музыка серләренә төшендерә. Гомумән, мәктәпнең укуда да, спортта да уңышлары күп, сәләтле балалар программасы да уңышлы эшли. Мәктәп музеенда авылның гына түгел, Күпербаш, Казиле авылларының тарихи ядкәрләре дә, мәктәп музейлары арасында иң яхшы музей дигән дәрәҗәсе дә бар. Җитәкчесе Лилия Закирова тырышлыгы белән авылның 60лап гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе дә төзелгән.

Эшче төркем җирлектәге яшәешне уңай бәяләде. “Бүген без күргәннәргә ирешү өчен еллар буе тир түгәргә кирәк. Бу җирлек район күләмендә үрнәк. Аларның яшәешен инде бер генә тапкыр түгел, республикадан, хәтта чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез дә күреп китте”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International