Район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

18 августта район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен “Яңарыш” ширкәте комбайнчысы Фәрит Мөхәммәтҗановка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Фәнис Хөснетдиновка, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Марсель Шәймуллинга, “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Әлеге хуҗалыкларда бу көнне комбайннар рәхәтләнеп эшләрлек иде.

– Мин бүген “Северный”, “Ватан”, “Ашытбаш”, “Ташкичү” хуҗалыклары территорияләреннән уздым, аларда алдагы көнне көчле яңгырлар явып узган, сулар җыелып тора, – диде Илшат Габделфәртович. – “Таң” хуҗалыгында да теземнәрдәге арышны суктыра алмыйлар. Ә бу якларда тузан очып тора.

“Ак барс” агрокомплексы” басуларында унике комбайн бер-бер артлы тезелешеп арпа суга. Җитәкче, баш агроном, икътисадчы – бар да комбайннар янында. Марсель Шәймуллин ел да район башлыгы бүләген алырлык итеп эшли. “Яңа комбайн бирмәкче идек, элеккесе дә начар түгел дип, алмады”, – ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. Тәҗрибәле механизаторның 20 елга якын тугрылыклы хезмәт иткән “Нью-Холланд”тан аерыласы килмәгән.

– “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”нда игенчелектә эшли беләләр, – диде район башлыгы чип-чиста, мул уңыш вәгъдә итүче басуларны узганда.

Бирегә килгәнче без элеваторга да кереп чыккан идек. Директор Ләйсән Әһлиуллина да иң сыйфатлы ашлык шушы хуҗалыклардан килә, дигән иде.

Элеваторга безнең район хуҗалыкларыннан көн саен бер мең тоннага кадәр ашлык килә. Соңгы ике–өч көндә аеруча күп китерәләр. Дымлылыгы кимрәк булганда тәүлеккә 3 мең тонна ашлык киптерү мөмкинлеге бар.

Заманында урып-җыю чорында элеваторга оешмалар эшчеләрен мәҗбүри китерәләр иде. “Даими эшләүче 85 кешебез бар, безгә шулар җитә”, – ди җитәкче.

Эшнең иң мәшәкатьлесе лабораториядә. Биредә дымлылыкны, күпме чүп барлыгын, башка күрсәткечләрне билгелиләр.

Хуҗалыклардагы үлчәү белән биредәге үлчәү арасында аермалык- лар чыккалый. Моның сәбәбен юлларга карап та чамалап була – машиналарның кузовларындагы тишекләрдән агып бара ашлык. Күбек белән сиптереп куйсалар да әйбәт буласы. Сирәк булса да җәймә белән япмаган килеш йөрүчеләр дә очрый. Икмәккә мондый караш булырга тиеш түгел.

Районда һава торышының төрлечә булуын әйт-кән идем. 20 августка игеннәрнең 29 проценты җыйнап алынды. “Казанка” хуҗалыгында – 66, “Курса МТСы”нда – 62 процент. “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыгында игеннәрнең 6 проценты гына җыйнап алынган килеш.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” ширкәтләрендә гектардан уртача уңыш 30 центнердан артык.

Көзге чәчү 16334 гектарда планлаштырыла, шуның 2006 гектары чәчелде. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” 780–500 гектарда чәчтеләр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International