Ноябрьне начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр ае, дисәк тә була.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан безнең районда да бу көнне билгеләп үтәләр. Бу юлы да китапханәгә җыелдылар. Җыелышны район сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов алып барды.

Казаннан да кайттылар. Район оешмасы секретаре Ләйсән Зарипова бер ел эчендә эшләнгәннәргә хисап тотты. Тыңлап бетерер-
лек түгел. Эшләнгәннәрнең барысын да язган. Чыгыш тәмам булгач, Казан кунаклары үзен “Афәрин!” дип мактадылар. Күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр нинди генә конкурс, бәйгеләрдә катнашмыйлар! Шахмат, шашка ярышлары, “Без бергә!” форумы, “Салют, Җиңү!” үзешчәннәр халык иҗаты фестивале, “Супер гаилә” конкурсы, татар җыры фестивале, Луи Брайл системасы  конкурсы... Ә күпме спорт ярышлары, сәламәтләндерү чаралары үткәрелә. Катнашып кына өлгер!

Санаторийларда, тернәкләндерү үзәкләрендә ял итү, дәвалану буенча да шактый саннар китерелде. “Крутушка”, “Идел”, “Ливадия”, “Сос- новый Бор” кебек санаторийларда, тернәкләндерү үзәкләрендә бер ел эчендә 36 кеше ял иткән, сәламәтлеген ныгыткан.

– Безнең төп бурыч – оешма әгъзаларының көнкүреш һәм торак шартларын яхшырту, – дип сөйләде Ләйсән Зарипова. – Бүгенге көндә торак шартлары нигездә канәгатьләнерлек хәлдә. Күбесе үз йортлары белән яшиләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен җирләре бар. Без кемне нәрсә борчый – ачыкларга һәм ярдәм итәргә тырышабыз. Начар һәм бөтенләй күрмәүчеләргә социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм аларның тирә-як мохиткә җайлашуы – иң мөһим мәсьәләләр булып тора. Яшәүнең сыйфатын яхшырту максатыннан заманча мөмкинлекләрне булды-
рырга тырышабыз. Сөйли торган сәгатьләр алып бирүне дәвам итәбез. “Ярдәм” шәфкатьлелек фондының район филиалы җитәкчесе Назим Сибагатов, начар һәм бөтенләй күрмәүчеләргә сөйли торган сәгатьләрдән файдаланырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты һәм ул аларны бүләк тә итте. Ул сәгатьләрне 42 кеше алды. Уңай күренешләр белән бергә хәл ителмәгән проблемалар да бар. Арчада кайбер светофорларда сигналлар юк. Бу турыда безнең бюрога әйтеп торалар. Авыл җирендә яшәүче инвалидларга социаль объектларда, җәмәгать урыннарында уңайлыклар җитми әле. Бу юнәлештә эшне дәвам итәсе бар.

Проблемалар турында сөйләшкәндә арадан берәү кайбер хезмәтләргә (аларның вәкилләре биредә юк иде): “Мәскәүгә язачакмын!” – дип рәнҗеп әйтте. Әйе, һәр өлкәдә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлы булырга кирәк. Болай да аларның күңеле кителүчән... Рәнҗетмик.

Түгәрәк өстәл артында шактый мәсьәләләр күтәрелде. Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина массажчы, чәч ясаучы һ.б. һөнәрләргә укыту мөмкинлеге барлыгы турында сөйләде. Ә болар биредә утыручыларга кызыклы иде. Өйдә эшләү мөмкинлекләре белән дә кызыксындылар.

Очрашу чәй өстәле янында тәмамланды. Китапханәчеләр сөйләп, үзешчәннәр җырлап торды. Яхшы сүз җанны эретә шул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International