Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алган

2024 елның 22 марты, җомга

Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

 

         Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә  бер тапкыр бирелә торган пособие-   балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган  ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

      Ярдәм  бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә.

Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International