Традиция дәвам итә

2024 елның 23 марты, шимбә

Ел да февраль аенда Пөшәңгәр авылы шугалагында хоккей ярышлары үткәрү традициягә әверелде.

Аны пөшәңгәрләр Әфганстанда һәлак булган авылдашлары “Кызыл Йолдыз” ордены иясе Васыйл Әһлиуллин истәлегенә багышлап оештыра. Быел совет солдатларын әфган җиреннән чыгарганга 35 ел тулуны да билгеләп үттеләр.

Чарага әфганчы ветераннар, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, хәрби комиссар Азат Вахитов,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, Васыйл Әһлиуллинның туганнары килде. 

Ул көнне кунаклар Васыйл Әһлиуллин каберенә чәчәкләр салды, Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә оештырылган “Әфганстан – җан ярам”  дип исемләнгән күргәзмә белән танышты, әфганчылар балалар белән очрашты.

Турнирда Иске Ашытның “Ашыт”, Яңа Кырлайның “Кырлай”, Пөшәңгәрнең “Пөшәңгәр”, Балтачтан “Узор.Ру” командалары катнашты. Командалар бик көчле, шуңа уеннар да кызыклы үтте. Пөшәңгәрләр беренче урынны берәүгә дә бирмәде. Икенче урынны Балтач хоккейчылары яулады. “Кырлай” командасы өченче булды. Командаларга кубок (беренче өч урынга), җиңүче дипломы, акчалата бүләк тапшырылды. Иң яхшы капкачы, сакчы, һөҗүмче, шулай ук шугалакны хәзерләүче егетләр дә бүләкләнде.

Бу хакта безгә Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов хәбәр итте һәм ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәтен белдерде.

Гөлсинә Зәкиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International