Өй туйлары булып торсын

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Өй туйлары булып торсын

3 февральдә шәһәребезнең Кызыл Бистә урамында биш катлы 60 фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Яңа фатирларның бәхетле ияләре, аларның туганнары, якыннары – әнә күпме халык җыелган анда! Көн салкынча булса да, туңган, зарланган кеше юк, йөзләрдә елмаю, бар да шатлана, кулга ачкыч алу мизгелен көтә.

– Мин сезне бүгенге шатлыклы вакыйга белән котлыйм! – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. – Яңа фатирларда бәхетле гомер кичереп, балалар үстереп, таза–сау яшәргә язсын!

Илшат Габделфәртович мәһабәт йорттагы фатир ияләренә ачкычлар тап- шырганнан соң балалар белән ал тасманы кисә.

Балалар дигәннән, бу йорттагы фатирларда аз булмаячак алар. Алты бала анасы Нурия Газимҗанова гаиләсе берь-юлы биш фатир алды! Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бирелде алар. Әни кешенең куанганын күрсәгез!

Район җитәкчесе биш катта да булып фатирлардагы шартлар белән танышты, хуҗалары белән сөйләште. “Шундый уңайлы, матур, рәхәтлек монда, зур рәхмәт!” – диде алар.

Әлеге мәһабәт йортны “Арча МСОсы” ширкәте (җитәкчесе Зиннур Гарифуллин) осталары төзеде. Сыйфатлы, заманча итеп төзи беләләр биредә.

Кызыл Бистә урамында яңа тапшырылган йорттагы фатирларның күбесе социаль ипотека программасы буенча бирелде. Анда гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча да фатирлар алучы бар.

– Республика җитәкчелеге гражданнарны тузган торактан күчерү программасын тормышка ашыруга аеруча зур игътибар бирә, – ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – 2016 елда әлеге программа буенча – 9, 2014–2016 елларда 32 йорт файдалануга тапшырылды.

2017 елда районда кимендә 27 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Социаль ипотека программасы буенча Муса Җәлил урамында – 24 фатирлы йорт, Бакый Урманче урамында күп фатирлы дүрт йорт төзеләчәк. Совет мәйданында 28 фатирлы коммерция йорты төзү күздә тотыла.

Быел Арча шәһәрендә Банк урамы, 24, Вагыйзовлар урамы, 4, М.Горький урамы, 28, Совет урамы, 18,20, Союз урамы, 23, Хезмәт урамы, 1а йортлары ныклап төзекләндереләчәк.

Шулай ук Сеҗе мәктәбен, Апаз, Яңа Кенәр балалар бакчаларын, Яңа Кенәр коррекция мәктәбен ныклап төзекләндерү планлаштырыла.

Арча шәһәрендә 500 урынлы яңа мәктәп төзеләчәк. Хәсәншәех авылында 50 урынлы балалар бакчасы төзелә.

Сарай–Чокырча авылында 50 урынлы күп функцияле үзәк төзеләчәк, Утар Аты мәдәният йорты төзекләндереләчәк.

Носы авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты урнаштырыла. Район хастаханәсен төзекләндерүнең өченче чираты төгәлләнергә тиеш.

Юл төзелеше, урам утлары торгызу, яшелчә, бәрәңге саклагычлар, сыер торакларын төзекләндерү, силос–сенаж траншеялары төзү һ.б. программалар буенча да зур эшләр көтә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International