с. Апазово 20 марта 2023 г.
Члены Общественного совета работали по нижеследующей программе и посетили социально-экономические и производственные объекты:
1.с.Пшенгер
-многофункциональный центр
-начальная школа-детсад
-семейная ферма
2.с.Хасаншаех
-детсад
-парк Победы
-школа
3.с.Апазово
-школа
-машинно-тракторный парк
-кормоцех
1.Слушали Главу МО «Апазовское сельское поселение» Кутдусова Р.Б.
Хөрмәтле Ижтимагый советы эгъзалары!
Бүгенге көннәрдә барлык күмәк хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре халык алдында узган елда эшләнелгән эшләргә хисап тота һәм дә яңа елга максатлар, бурычлар куя. (слайд 2)
Апаз авылы җирлегендә узган елда башкарган эшләргә хисап тотам.
Бүгенге көндә Апаз авыл жирлегенә кергән 6 авылда 655 (561) хужалык бар, 94е буш йорт. Җирлектә барысы1737кеше яши.
Демографик хәлгә күз салсак, сорау тудыра. Кеше саны кимегән. 23 кеше үлгән, туучылар -13.
Җирлектәге хезмәт яшендәге 1121 кешенең 170е“Ватан” АФ, Ахметханов М. КФХ, Асхадуллин Р., Низамов И.гаилә фермаларында, эшмәкәрләр кибетләрендә, социаль, мәдәният, мәгариф, медицина һ. б. учрежденияләрдә эшлиләр.
321 пенсионер һәм 51 хезмәт яшендәге инвалид бар.
Җирлегебездә Бөек Ватан сугышыветераннары берәү дә калмады.Тыл ветераннарыннан 2 ир-ат, 12 хатын-кыз бар.
Олы яшьтәге кешеләрнең гозерен һәрвакыт уңай якка хәл итүөчен хуҗалык җитәкчесе Ахметов Ильнар Мансуровичкөчен кызганмый. Олылар декадасына туры китереп һәр пенсионерга бүләкләр тапшырылды. Күмәк хуҗалыктан лаеклы ялга чыкканнар белән беррәттән, бюджет һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләргә да пакетлар өләшенде.
Вузларда, колледжларда, училищеларда 61 бала укый. Шуларның яртысы диярлек югары уку йортларында белем ала.
(слайд 3)Узган ел 69 кеше шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итте. Күбесен уңай хәл итә алдык.Җирлек тарафыннан – 278 белешмә бирелгән.