Решение Совета города Арск №9 от 12.11.2015г. О земельном налоге

Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Арча шәһәр Советы карар кылды:

1. 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә әлеге территориядә мәҗбүри түләнергә тиешле җир салымын билгеләргә һәм гамәлгә кертергә.

2. Җир салымының кадастр бәясеннән салым ставкаларын түбәндәге күләмнәрдә билгеләргә:

- гомуми файдаланудагы 1 - 3 категорияле автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү өчен бирелә торган җир кишәрлекләренә карата 0,05 процент;

- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә яисә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кертелгән һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдаланыла торган торак пунктларда авыл хуҗалыгы куллану зоналары составындагы җирләргә карата 0,3 процент;

- Оборона, иминлек һәм таможня ихтыяҗларын тәэмин итү өчен бирелгән Россия Федерациясе законнары нигезендә әйләнештә чикләнгән җир кишәрлекләренә карата 0,3 процент;

- торак фонды һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектлары биләгән җир кишәрлекләренә карата (торак фондына һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектларына карамаган объектка туры килә торган җир кишәрлегенә хокуктагы өлештән тыш) яисә торак төзелеше өчен сатып алынган (бирелгән) җир кишәрлегенә карата 0,07 процент;

- шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, яшелчәчелек һәм терлекчелек, шулай ук дача хуҗалыгы өчен сатып алынган (бирелгән) җир кишәрлекләренә карата 0,07 процент;

- җитештерү биналарын, төзелешләрен, сәнәгать корылмаларын, коммуналь хуҗалык корылмаларын урнаштыру, матди-техник, азык-төлек белән тәэмин итү, торак пунктлар җирләре составында сату һәм әзерләү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә карата 1,1 процент;

Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын урнаштыру өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә карата 1,4 процент;

- Башка җир кишәрлекләренә карата 1,5 процент.

3. Салым ташламаларын түбәндәгечә калдырырга:

3.1. 100% күләмендә җир салымын түләүдән азат итү рәвешендә:

- муниципаль учреждениеләргә - мәйданнар, урамнар, машина юллары, автомобиль юллары, яр буйлары, парклар, аллеялар, скверлар биләгән гомуми файдаланудагы җир кишәрлекләренә карата;

- оешмаларга һәм учреждениеләргә - зиратлар, үләт базлары, граждан күмүләре, каты көнкүреш калдыклары полигоннары биләгән җир кишәрлекләренә карата;

3.2. Җир салымын түләүдән өлешчә азат итү рәвешендә:

“Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә, федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан, җирле бюджеттан финанслана торган дәүләт хакимияте һәм идарә органнарына, җирнең кадастр бәясенең 0,5 проценты күләмендә түбәнәйтелгән салым ставкасын куллану рәвешендә;;

3.3. Шәхси ярдәмче хуҗалык өчен сатып алынган (бирелгән) җир кишәрлекләренә карата салым түләүдән салым түләүчене сайлау буенча бер җир кишәрлеге өчен тулысынча азат итү рәвешендә:

- ирекле янгын сүндерүчеләргә һәм янгыннан ирекле саклау хезмәткәрләренә салым чоры дәвамында ирекле янгын сүндерү командалары (дружиналар) составында янгыннарны сүндерүдә турыдан-туры катнашу шарты белән.

 4. Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге нигезендә салым базасын киметү хокукын раслый торган документлар салым салу объекты буларак таныла торган җир кишәрлегенең урнашкан урыны буенча салым органына тапшырыла дип билгеләргә. Салым базасын киметү хокукын раслый торган документларны тапшыру срогы - узган салым чорыннан соң килүче елның 1 февраленә кадәр.

Салым базасын киметүгә хокук барлыкка килгән (туктатылган) очракта, әлеге хокукның барлыкка килүен (туктатылуын) раслый торган документлар салым түләүчеләр тарафыннан ул барлыкка килгән (туктатылган) көннән алып 30 көн эчендә тапшырыла.

5. Түбәндәгеләр билгеләргә:

Салым чоры дип календарь ел таныла.

Салым түләүче оешмалар өчен хисап чорлары дип беренче квартал, икенче квартал һәм календарь елның өченче кварталы таныла.

Салым түләүчеләр - салым түләү оешмалары өчен җир кишәрлегенең кадастр бәясенең беренче, икенче һәм өченче квартал узганнан соң икенче айның 15 көненнән дә соңга калмыйча кадастр бәясенең процент ставкасы күләмендә аванс түләүләре башкарыла. Салым чоры йомгаклары буенча түләнергә тиешле салым суммасы үткән салым чорыннан соң килүче елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча түләнә.

 

6. Әлеге карар Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә «Арча хәбәрләре» район газетасында рәсми басылып чыккан көннән алып бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта үз көченә керә.

7. 01.01.2016 елдан Арча шәһәр Советы карары үз көчен югалткан дип танырга:

 -    19.11.2014  № 22  «Җир салымы турында»;

 -   26.05.2015 №46 “Арча шәһәр Советының 19.11.2014 № 22 “Җир салымы турында” карарына үзгәрешләр кертү турында».

 

         “Арча шәһәре” муниципаль

         берәмлеге башлыгы, Арча шәһәр Советы рәисе                                  И.Г.Нуриев

pdf
Скачать текст
PDF, 649.6 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International