Решение от 20.09.2025 №5 "Арча шәһәр Советы даими комиссияләре саны һәм исемнәре турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 39 маддәсе нигезендә Арча шәһәр Советы карар кабул итте:

1. Арча шәһәр Советының 3 даими комиссиясен төзергә.

2. Арча шәһәр Советы даими комиссияләренең түбәндәге исемнәрен расларга:

- табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү, саклау буенча;

- социаль мәсьәләләр (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, социаль тәэмин итү) буенча;

- торак-көнкүреш комиссиясе.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

 

Арча шәһәре” муниципаль

берәмлеге Башлыгы,

Арча шәһәр Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 321.4 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International