Бәйге узган атнада ике көн дәвамында Арчаның икенче мәктәбендә барды. Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара, Балтач районнарыннан 18 укытучы килгән иде. 12се тәҗрибәле укытучылар булса, 6сы әле яңа мәктәптә балаларга белем бирә башлаган яшь педагоглар.
Башта конкурсантлар таныш булмаган мәктәптә чит балаларга дәрес бирделәр, аннан осталык дәресләре үткәрделәр. Бүгенге көн укытучыларының белемнәренә, заман белән бергә атлап баруларына, кызыклы алымнар кулланып эшләүләренә сокланып карап утырдык. Балалар гына түгел, хәтта без, өлкәннәр дә, дөньябызны онытып, аларны тыңладык.
Сүз дә юк, бәйгегә һәр район иң көчле укытучыларын гына җибәргән. Җиңү яулау өчен монда бик күп көч түгәргә кирәк буласы бер-ике чыгыштан соң ук билгеле булды. Карагыз ул Балтач районы Борбаш авылыннан инглиз теле укытучысын! Телне бик яхшы белә, балалар сүзләрне тизрәк истә калдырсын өчен төрле формалар кулланып дәрес алып бара. Һәр район педагогы турында шундый мактау сүзләре әйтеп була.
Безнең үзебезнең район укытучылары бигрәк тә сокландырды. Рус теле укытучысы Диләрә Гаптелбәрова “Текст дөньясына сәяхәт”кә алып кереп китте, башлангыч сыйныф укытучысы Диана Сабирова осталык дәресен робот техникасы буенча алып барды, ноутбук аша идарә итеп, легодан җилләткеч ясатты, Зөлфирә Хәлимова индивидуаль укытуның бер чарасы буларак коммуникатив культурага тукталды.
– Кайбер укытучылар яңа технологияләрне читләтеп үтәргә тырыша. Әмма куркырга кирәкми, ул бик җайлы. Без үзебез заманнан калышмаска һәм укучыларыбызны да яңалыклар белән таныштырып барырга тиеш, – диде әле беренче елын гына укытучы Диана Сабирова.
– Укытучы белем бирергә генә түгел, бер үк вакытта чын психолог та булырга, балаларга шәхси якын килү юлларын табарга тиеш, – диде Зөлфирә Хәлимова.
Жюри әгъзалары укытучыларның осталык дәресләренә югары бәя бирделәр. Педагогик дебют буларак безнең Диана Сабированы аерым билгеләп үттеләр. Барлык конкурсантларга да катнашучы таныклыгы тапшырдылар.
Шул ук көнне алтынчы мәктәптә татар теле укытучылары үзара көч сынашты. Анда шул ук алты районнан берәр укытучы катнашты. Безнең район данын Яңа Кенәр мәктәбенең татар теле укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина яклады.
– Җиңүчеләр барлык зоналарда бәйгеләр тәмамланганнан соң гына билгеле була. Аларны безнең зона башлап җибәрде. Ярышлар 12 февральгә кадәр дәвам итә, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина. – Җиңүчеләр рейтинг буенча билгеләнә.
Ягъни кемнәрнең баллары югары, шулар җиңүче дә була. Безнең районнан берәү дә чык- маска яки барысы да җиңәргә мөмкин. Анысын барлык зоналарда бәйгеләр үткәннән соң гына белә алачакбыз. Укытучыларыбызга җиңүләрен телик.
Гөлсинә Зәкиева