Эх, стол с самоваром и пышками!

27 февраля 2026 г., пятница

Район сәнгать мәктәбендә “Без тарихта эзлебез” (шәҗәрә) бәйгесе булды. Бәйгедә өч гаилә – Яңасаладан Гөлнара-Айрат Сафиннар, Казиле авылыннан Миләүшә-Айрат Хәлфиннар, Хәсәншәех авылыннан Гөлзилә-Әнис Фәхретдиновлар катнашты

Шәҗәрә

Румия Саттарова

Афәрин, алар фойеда бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә оештырганнар.

Күргәзмәгә гаилә кыйммәтләре, шәҗәрәләр, фотолар, тарихи документлар  куелган иде. Хәтта самавыр белән кайнар чәй, кабартма, бәлешкә кадәр бар. Кунакчыл татар гаиләсендә электән килгән матур гадәт-йола бу. Миләүшә Хәлфинаның  туганы, Яңа Кенәр авылы, нәсел тарихы буенча мәгълуматлар туплаучы Венера Шәфигуллина да шунда. “Венера апаның әтисе Әлтаф абый минем әтием Марсның әтисе Харис бабай белән бертуганнар”, – диде Миләүшә. Үзләре әзерләгән самавырлы, кабартмалы өстәл  янында бергәләп фотога да төшереп алдым үзләрен.

 Гаиләләрнең чыгышларына Казан дәүләт культура институтыннан кайткан белгечләр бәя бирде.

Гаиләләрнең барысы да бәйгегә яхшы әзерләнгән иде. Яңасаладан Айрат Сафинның нәсел тарихы турында сөйләве үзе генә дә ни тора!  Беруңайдан ул чабышкы атлар тотуы турында да әйтеп үтте. Ә иң кызыгы – алар чабышкы атларны электән тотканнар. Әбисе сөйләгән бер кызык хәлне дә искә алды. Ул елны атлары ярышта катнашасы булмаган. Әмма ел да ярышта катнашкан ат салам түбәне бәреп чыгып, атлар ярышына кушылган һәм финишка беренче килгән! Сөбханалла, Айратның 83 яшьлек әнисе Нурания апа да сәхнәгә чыкты. Бәйгенең кыйммәте менә шушында инде. Төп нигездә өлкән буын белән яшәү, аларны ихтирам итеп көн итү. Нурания апа: “Ярый килгәнмен әле, Арча сәнгать мәктәбе нинди зур күркәм бина икән, беренче тапкыр килүем. Сәхнәдә нинди матур чыгышлар күрдем. Нинди гүзәл  чәчәкләр бүләк иттеләр үземә!”, – дип чын күңеленнән елмаеп сөйләде. Безнең әни (Гыйният кызы Әлфия, Айванда гомер итте) Яңасаладан. Нурания апалар белән күршеләр булып яшәгәннәр. Әни аларны гел мактап, яхшы кешеләр  дип, искә ала иде. Нурания апаның әнисе Миннегөл. Әтисе Гарәфи абый сугыштан бер аяксыз булып кайта. Ире Илгиз абый колхозда электрчы булып эшли, 1995 елда вафат була. Үзе колхоз бухгалтериясендә хезмәт итә. Алар дүрт бала үстерәләр. Ә үзләре өч кыз. “Мин үзем Арча Укучылар сараенда методист булып эшлим, – дип сөйли киленнәре, конкурста катнашкан Айратның хатыны Гөлнара ханым. – Өч балабыз бар. Олы малай Рузилгә быел 35 яшь тула, аларның өч уллары бар. Уртанчы малай Альмирга 30 яшь, аларның да өч уллары бар. Төпчек кызыбыз Зәринәгә быел 20 яшь тула. КФУда 2нче курста укый. Аллага шөкер, 6 оныгыбыз бар”. Ике онык Зөлфәт белән Данир бәйгедә сәхнәгә чыгып җырладылар да. Ә Гөлнара ханым биеде. Бик матур килеп чыкты.

Хәсәншәех авылыннан Гөлзилә-Әнис Фәхретдиновлар сәхнәгә өч балалары белән чыктылар. “Без үзебез биш бала үстек, – дип сөйләде Әнис. – Бер малай һәм дүрт кыз. Мин авылда калдым. Ике апа үз тормышлары белән яши. Тагын ике кечкенә сеңелкәшләр бар, алар мәктәптә укыйлар. Кечкенәдән эшләп үстек без. Маллар арасында булдык. Шуңа да авыл тормышы бик якын миңа, читкә чыгып китәсем килмәде. Әтием Фәнис, әнием Равилә. Алар “Ватан” агрофирмасында фермада эшлиләр, әти сыер саудыручы, әни сыерлар сава. Үзем шофер булып эшлим”. “Менә мондый гаиләләрнең шәҗәрәсенә багышланган бәйгеләр кирәк, – дип сөйли Гөлзилә ханым. – Үзеңнең буыннар тарихын барлыйсың, өйрәнәсең, мәгълуматлар туплыйсың. Һәм бу туплаган мәгълуматлар буыннан буынга күчә барачак. Мин Арча педагогика көллиятен тәмамладым. Аннан югары белем алдым. Бүген Апаз мәктәбендә эшлим. Педколледждан соң мине юллама белән Теләче районына җибәрделәр. Әнис белән танышып, бер-беребезне яратып өйләнештек. Килен булып төшкән Хәсәншәех авылы бик ошый миңа, урамнарда асфальт, клуб, балалар мәйданчыклары, мәктәп, балалар бакчасы, мәчетләр, ике кибет – нәкъ шәһәрдәге кебек. Аерым өй салып чыктык. Төп йортта яшәмәсәк тә, безнең төп йорттан киткән юк”.

Казиледә яшәүче Миләүшә-Айрат Хәлфиннар гаиләсе тулы бер спектакль әзерләгән. Алар белән бергәләп район Мәдәният йорты үзешчәннәре дә сәхнәгә чыкты. Чөнки Хәлфиннарның балалары мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әллүки” театр студиясенә йөриләр. Бергәләп чыгыш ясадылар. Матур тамаша кылдылар. “Мин Яңа Кенәр авылында туып үстем, – дип сөйләде безгә Миләүшә Хәлфина. – Бертуган энем Салават гаиләсе белән Казанда яши. Әтием Марс, әнием Даймә инде мәрхүмнәр. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт ветеринария академиясендә ветеринар-санитария эксперты белгечлегенә укыдым. Сайлап алган һөнәрем шәхси тормышымда да зур роль уйнады: диплом алып, районга эшкә кайткач, шулай ук Арча Дәүләт ветеринария берләшмәсендә мал табибы булып эшләүче булачак тормыш иптәшем Айрат белән таныштым. Бер елдан гаилә корып, Түбән Мәтәскә авылында яши башладык, соңрак Арчага, ә быел әби-бабай нигезендә яңа йорт салып, Казиле авылында яши башладык”. 

Ике балалары Айзат һәм Айзилә үсеп киләләр. Авыл һәм районда барган чараларда актив катнашалар. “Улыбыз Арча район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әллүки“ театр студиясенә йөри һәм вокал белән шөгыльләнә. Кызыбыз шулай ук вокал дәресләренә һәм гимнастика түгәрәгенә йөри, нәфис сүз өлкәсе белән кызыксына. Төрле конкурсларда актив катнашып, урыннар яулыйлар, – дип сүзне дәвам итте Миләүшә ханым. – Тормыш иптәшем Айрат “Вамин“ компаниялар төркемендә баш мал табибы, үзем Күпербаш авылы китапханәсендә китапханәче булып эшлим. Түбән Мәтәскә авылында яшәүче әти-әниебез Азат-Розалия белән бик тату яшибез, балалар әби-бабай җылысын, тәрбиясен тоеп үсәләр. Шулай ук ялларда бүгенгесе көндә кызы Хәния, кияве Мөнир тәрбиясендә яшәүче әбиебез, минем әтиемнең әнисе Кәнизә әби янына кайтып йөрибез”.

Миләүшәнең кыз фамилиясе Сәйфуллина. Язма башында әйтеп үткән Миләүшәнең туганы Венера Шәфигуллина (Сәйфуллина) Сәйфуллиннар нәселе шәҗәрәсенең авторы. Шәҗәрә үз эченә 9 буынны алган. “Нәселебез Яңа Ашыт авылыннан чыга, – дип сөйли Миләүшә. – Сәйфулла бабаебыз данлыклы умартачы, билгеле балта остасы була, бик матур гармунда уйнаган  һәм жырлаган. Бүгенгесе көндә дә ул һөнәрләр дәвам итә: Венера апа белән Ландыш апа умартачылар, әтием Марс Кенәр ягында билгеле балта остасы иде, әтиемнең энесе Фәнис абый һәвәскәр гармунчы, энеләрем дә музыка мәктәбендә баян классын уңышлы тәмамлап, бүген баянда өздерәләр. Бер генә мәҗлеснең дә бездә гармунсыз, җыр-моңсыз үткәне юк, безнең балаларыбыз да, әле нәни генә булуларына карамастан, татар халкының матур җырларын тыңлап һәм белеп үсәләр. Шәҗәрә конкурсында катнашуымның төп сәбәбе булып шул тора: мин үземнең нәселем турында сөйләргә һәм балаларымның да шундый тирән мәгънәле конкурста катнашуларын, нәселләре турында тагын да күбрәк белүләрен һәм кызыксынуларын теләдем”.

Бәйге булгач, урыннар билгеләнми калмый. Казиледә яшәүче Миләүшә-Айрат Хәлфиннарга беренче урын бирелде. Икенче – Хәсәншәехтан Гөлзилә-Әнис Фәхретдиновлар, өченче – Яңасаладан Гөлнара-Айрат Сафиннар. Котлыйбыз! Исән-сау матур гомер итәргә язсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International