"Сугыш чоры балалары" очрашу кичәсе

20 февраля 2015 г., пятница
18 февральдә Ташкичү мәдәният йортында Казанда дөнья күргән "Сугыш чоры балалары" китабының авторлары һәм Татарстан Милли музее филиалы каршында оешкан "Сугыш чоры балалары" иҗтимагый җәмгыяте клубы әгъзалары белән очрашу кичәсе булып узды. Чыгышлар концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Тантанада районның мәдәният идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Китап авторларына мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International