Яңа Кишеттә яшәүче Җиһания Гариповага бүген 90 яшь

1 июня 2015 г., понедельник
Гөмерләрнең иң бәхетле
Сәгатьләре суккан гына…
Бер карасаң, инде туксан!
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул — тик сан гына…
29 май көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен Яңа Кишет авылында гомер кичерүче Җиһания Гарипова билгеләп үтә. Эшләү дәверендә күп медаль-орденнарга лаек булган әлеге тыл ветераны үз гомерен укытучылык эше белән бәйләгән кеше. Чәчәк кебек яшьлек вакыты авыр сугыш елларына туры килеп башкармаган эше,булмаган урыны калмаса да, Җиһания апаның бүген дә күңеле сау, зиһене үткен. Алдагы көннәрдә да Җиһания апага ныклы саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле имин тормыш телибез! Кылган догалары, теләгән изге теләкләре чынга ашсын! Бәхетле картлыкта гомер кичерергә язсын!
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International