Татар һәм рус мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре

24 февраля 2011 г., четверг
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны сайлап алу максатында, 2011 нче елның 6-16 нчы февралендә татар һәм рус мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.
Олимпиадада 9-11 нче сыйныфлардан район турында җиңү яулаган 15 укучы катнашты. 6 укучы республика бәйгесендә призлы урынга лаек булды.
Ашытбаш урта мәктәбеннән Хөсәенова Илзирәгә һәм Нуриева Ләйсәнгә (укытучылары Әүхәдиева Миләүшә Рәшитовна),Иске Чүриле урта мәктәбеннән Гайнетдинов Ниязга (укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоатовна),Арча №5 гимназиясеннән Гомәрова Гүзәлгә (укытучысы Гыйниятова Гөлүсә Рәсиловна),Арча №3 урта мәктәбеннән Хөсәенова Ләйсәнгә(укытучысы Закирова Гөлшат Камиловна),Арча №2 урта мәктәбеннән Минзина Миләүшәгә (укытучысы Йосыпова Гөлзидә Гыйлемҗановна) Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International