«Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, әдәби мирасы мәңгелек»

15 апреля 2011 г., пятница
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан 2011 нче елның 15 нче апрелендә Арчаның 5 нче номерлы гимназияседә «Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, әдәби мирасы мәңгелек» темасына I районара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче районнары мәктәпләреннән укучылар катнашты. Конкурска тирән эчтәлекле материал җибәреп, Габдулла Тукай иҗаты белән тирәнтен таныш булуларын, шагыйрьнең әдәби мирасын яратып өйрәнүләрен раслаучы сәләтле, эзләнүчән һәм иң тырыш укучыларга истәлекле бүләкләр, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Җиңүчеләр арасында Арча районы мәктәпләре укучылары да бар:
Сафина Диләрә - Арча №1 урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Сафина Лилия - Яңа Кишет урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Шәрипҗанова Ләйлә - Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Хидиятуллина Гөлия - Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Корбанова Гөлисә - Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Закирова Илүзә - Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбе.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International