Тукай бәйрәме

19 апреля 2011 г., вторник
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, 2011 нче елның 8 нче апрелендә сәнгать мәктәбе бинасында галимнәр һәм язучылар катнашында Тукай бәйрәме үткәрелде. Кичә барышында Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе, һәм бишенче номерлы гимназиясе укучыларының чыгышлары, бөек шагыйребезнең иҗатын тирәнтен белүләре һәркемне сокландырды. Кичәдә Татарстан Республикасы электрон газетасы баш мөхәррире, www.gabdullatukay.ru Интернет-сайты проекты җитәкчесе Әлфия Туфан кызы Тукай сайты эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге сайтны башлап җибәрүче җитәкчеләргә һәм даими тулыландырып торучы татар теле укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International