Тарих бөртекләп жыела

3 июня 2011 г., пятница
Төбәк тарихын өйрәнү, аның мәдәни әһәмияткә ия булган ядкәрләрен барлау, туплау, аларны фәнни тикшерү һәм халыкка җиткерү яңа гына үз эшчәнлеген башлап җибәргән “Казан арты” тарих-этнография музееның төп максаты булып тора.  Музей фонды район халкыннан җыелган, алар тарафыннан китерелгән экспонатлар хисабына көннән-көн байый. Фондларны тагын да тулыландыру һәм төрлеләндерү өчен музей хезмәткәрләре Арча төбәгенең барлык һәм күрше-тирә районнар составына кергән кайбер авылларына экспедицияләр яки командировкалар оештыруны планлаштыра.

         Тарихыбызны ихтирам иткән, рухи мирасыбыз язмышына битараф булмаган райондашларыбыз! Мәгълүм булганча, безнең Казан арты төбәге үзенең һөнәрчеләре һәм мәктәп-мәдрәсәләре белән мәшһүр булган. Әгәр дә сездә һәм үзегез яшәгән, яки күрше авылда иске көнкүреш җиһазлары, авыл хуҗалыгы кораллары, һөнәрчелек җәүһәрләре (чиккән сөлгеләр, чыпталар, агачны эшкәртеп ясаган әйберләр), киемнәр (чикмән-толыплар, читек-чабаталар, калфак-түбәтәйләр), бизәнү әйберләре (хәситә, чулпы, беләзекләр), гарәп язуындагы борынгы каурый каләм белән язылган кулъязмалар,  басма китаплар, дәфтәрләр, хатлар, фотосурәтләр бар икән безгә телефон яки хат аша, хәбәр итүегезне яки юллавыгызны үтенәбез. Шулай ук авылда яшәгән, хезмәт иткән һәм хәзер вафат булган мөгаллим-укытучы, мулла-мөәзин, агроном-ветеринар кебек зыялы шәхесләрнең, сугыш һәм хезмәт  ветераннарының шәхси әйберләре, фото һәм язма документлары да сакланып калган булырга мөмкин. Авыл тарихларына мөнәсәбәтле документлар, легенда-риваятьләр дә бездә зур кызыксыну уятачак. Зиратларда борынгы гарәби язулы каберташлары бар икән аларда ни язылганын укып ачыкларбыз, үлчәмнәрен алып фотога төшерербез. Бирелгән адрес-мәгълүмат буенча, без сездә сакланучы иске әйберләрне барып карау өчен шушы елның җәй яки көз айларында авылыгызга командировка оештыра алабыз. Югарыда саналган борынгы әйберләрне саклау һәм киләчәк буынга җиткерү өчен музейда барлык мөмкинлекләр дә бар.

         Быел җәй айларында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Арча районының төньягына урнашкан Шурабаш, Яңа Кенәр, Носы, Шушмабаш, Сөрде һәм Ташкичү авыллары җирлекләренә экспедиция оештырабыз, өлкән буын вәкилләре яшәгән һәр йортта булырга тырышачакбыз. Шул идарә җирлеге составына керүче авыллар халкына үтенечебез шул: тарихи һәм мәдәни әһәмияте булган, әби-бабалардан калган, өй чормасы һәм чоланнарда сакланучы иске әйберләрегезне, борынгы китапларыгызны барлый торсагыз иде, аларны чүплекләргә чыгарып ташламыйча, күммичә һәм яндырмыйча музей хезмәткәрләре килгәнче сакласагыз, без ихлас күңелдән сезгә рәхмәтле булыр идек. Тарихи әйберләр елдан-ел югала, көннән-көн кими. Тарихыбызга битараф булмыйк! Халкыбызның рухи җәүһәрләрен бергәләп саклап калыйк!

         Ленар Гобәйдуллин,

“Казан арты” тарих-этнография музее

фәнни хезмәткәре.

Музейның адресы: Арча шәһәре,

Октябрь ур., 22 йорт, тел.: 3-06-79
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International