Авылга ни кирәк?

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Авылга ни кирәк?

Хәзер авыл җыелышларында да халык алдында хисапны коры сүз белән генә тотмыйлар. Нәрсә эшләнгәне зур экраннан күрсәтелеп барыла. Урта Курса авыл җирлегендә дә шулай булды.

Башта авыл җирлекләре башлыклары социаль объектларда, күп итеп мал асраучы шәхси хуҗалыкларда булдылар, аннан Урта Курса мәдәният йортында авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина чыгышын тыңладылар, уңай күренешләр, проблемалар турында сөйләштеләр.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашында үткән әлеге күчмә утырыш–семинарда авыл җирлекләре эшчәнлеген активлаштыру, үз эшен башлап җибәргән шәхси хуҗалыкларны һәм кече хуҗалык итү формаларын ишәйтү мәсьәләләре каралды. Иң башта Сарай–Чокырча клубына тукталдылар. Күптән түгел генә ачылган әлеге яңа клуб 75 хуҗалыклы авылга бик әйбәт булган. Җылы, уңайлы, сәхнә, тәрәзә пәрдәләре өр-яңа, зәвык белән эленгән.

– Дәүләт программасы белән эшләнгән клубка өстәп тагын 800 мең сум бирүләре бик әйбәт булды, – дип сөйләде Рәмзия Вафина. – Без ул акчага пәрдәләр, костюмнар, кирәкле аппаратура һ.б. алдык.

Алан авылында берничә ир-ат авыл коесын рәтли иделәр.

– 72 мең сумга торбасын гына алдык, – дип таныштырды авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Рамазановна. – Кирәк кешегә адресын әйтә алам. Авылда хәзер 39 хуҗалык. “Курса МТСы” хуҗалыгының төп механизаторлары шушы авылдан. Иң күп терлек асраучылар да шушында. Яшьләр авылда кала. Монда кешенең кулы эш белә. Җыеласы булсак, 7гә дисәң, сәгать 7гә киләләр. Төгәл халык.

Авыл башындагы капкага да игътибар иттек. Җәйге якта авыл урамнарын бозып бетерәләр дип, капканы ябып, техниканы кертмиләр икән. Коеда эшләгән Мансур Бәдриев клуб бинасын ачты. Мансур клуб мөдире. Медпункт та шушы ук бинада. “Клубка җыеласызмы?” – дип сорыйбыз. “Киләләр, – дип җавап бирде Мансур. – Теннис, шахмат уйныйбыз...”

Урта Курса мәчете тирә–юньдә үзе бер матур мәчет. Авыл мулласы үзе белән: “Ислам Абдуллин”, – дип таныштырды. 24 яшьтә. Балтач районыннан.

– Ничек Балтачтан монда килдегез? – дип сорыйм.

– Казанда “Исламны кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсен тәмамлагач, шушы мәчетне төзеткән Вәдүт абый Вафин чакырды.

Авылда имамга ике катлы йорт та төзелгән. Ислам үзе генә шунда яши. Идәненә кадәр җылытып эшләнгән мәчеттән аяклар җылынып чыкты.

Югары Курса авылында дәүләт программаларыннан файдаланган Әлфия–Рафил Абдуллиннар һәм Гөлнур–Радик Яруллиннар хуҗалыкларында булдык.

– 20дән артык мал бар, – дип таныштырды хуҗалыгы белән Рафил Абдуллин. Әтнә техникумын, Казан ветеринария институтын тәмамлаган. “Курса МТСы”нда ветеринария табибы булып эшли дә. Маллар карашырга әтисе Ринат та булыша. 8 сыерлары бар. Азыкны “Курса МТСы” хуҗалыгыннан алалар. Сыердан файда алыйм дисәң, 3 сыердан күбрәк тотарга кирәк, диләр.

Яруллиннарның да терлек өчен яңа төзеп куйган аркалы сараен сокланып карап йөрдек. Эчтән агач, тыштан калай белән эшләгәннәр. “Болай эшләгәч, һавасы да әйбәт була”, – диделәр.

Урта Курса авыл җирлегендә алган уңай тәэсирләр белән мәдәният йортына җыелдык. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина үзара салым акчаларының нигездә юл төзелешенә киткәне турында сөйләде. “Бер генә авыл да, бер генә тыкрык та юлсыз калмады”, – диде ул.

Авыл җирлекләре башлыклары кышын юлларны кардан ачу мәсьәләсенең проблемага әйләнүе хакында борчылып сөйләделәр. “Югыйсә, безнең территориядә урнашкан хуҗалыкларның, ширкәтләрнең хезмәтчәннәре шушы ук җирлектә яши. Нишләп әле алар кайгыртмый үз хезмәтчәннәре турында? Фермаларга, гаражга юл ачканда беррәттән урамнарны да кардан арчып китә алалар бит!”

– Урта Курса авыл җирлегендә дәүләт программалары нигезендә күпме объектлар төзелгәнен, халыкның ничек яшәгәнен күрдегез, – дип сөйләде Любовь Осина. – Халык белән аңлашып, килешеп эшләргә кирәк.

Әнә шулай күтәренке рухта тәмамланды күчмә утырыш.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International