Чоланда... елан

2018 елның 5 октябре, җомга

Чоланда... елан

Наласа авылында бер йортның чоланына елан кергән дигән хәбәрне ишеткәч, мин берничә кешегә: “Сез бу очракта нишләр идегез?” – дигән сорау бирдем. “Көрәк алып керер идем дә, чапкалап үтерер идем”, – диде берсе. Калган җаваплар да шуңа охшаш иде.

Ә менә Наласа авылында яшәүче Рамил Гәрәев алай эшләмәгән: “Аяк киемнәре куя торган урында иде ул, – диде Рамил. – Аны 3 литрлы банкага куып керттек,  истәлеккә видеога төшердек”.

Рамил  еланны редакциягә алып килергә дә вәгъдә иткән иде, вакыты булмагандыр ахрысы. Бергәләп табигатьнең берәр аулак почмагына җибәрербез, дип планлаштырып та куйган идек. Ул шулай эшләгәндер дә, дип ышанасы килә.

Елан дигәч кайберәүләрнең йөзе җыерыла.  Әмма алар болай да аз, күбесе Кызыл китапка кертелгән. Татарстанда дүрт төре: бакыр елан, гади тузбаш, дала һәм гади кара елан яши. Бакыр елан агулы түгел, кеше өчен куркынычы юк. Ул Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән, елдан-ел кими баралар. Катнаш, күбрәк нарат урманнарында, аланлык- ларда, юл буйларында яшиләр. Яраткан азыклары – кәлтә еланнар.

Гади тузбаш республикада киң таралган, паркларда, су буйларында очрый. Аннан да куркырга кирәкми – агулы түгел. Башының арткы өлешендә эре кара, сары таплар бар.

Гади кара (зәһәр) елан агулы, әмма ул чакканнан үлүчеләр бик сирәк.

Аркасындагы зигзагсыман рәсеменнән танырга була. Аларның да саны кими бара икән.

Күп кеше елан күрүгә паникага бирелә, “моны үтерергә” дигән инстинкт өстенлек итә башлый. Әмма елан беркайчан да беренче булып һөҗүм итми, кеше аңа кагылса гына саклану чаралары куллана. Бу еланнар саранча, тычкан кебек зыян салучы корткычлар белән туклана. Әлеге еланнар бездә дәвага агу ала торган бердәнбер төр дә.

Дала еланы безнең районда юк, ул ачык урыннарны, далаларны ярата. Гади кара елан да, дала еланы да Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International